Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Кулаткы районының яңа җитәкчелеге баткаклыктан чыгу юлларын эзли
Иске Кулаткы районының яңа җитәкчелеге баткаклыктан чыгу юлларын эзли
(Ульян өлкәсе, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең нигездә татарлар гына яшәгән Иске Кулаткы районы элекке елларда өлкәнең иң алдынгыларыннан санала иде. Сәнәгать ширкәтләреннән билгесез сәбәпләр аркасында мәхрүм калдырылган район халкы үзенең тырышлыгын авыл хуҗалыгы өлкәсендә раслый килде. Хәзер исә, авыл хуҗалыгы тауарларына гайре табигый түбән бәя шартларында, җир эшенең мәгънәсе дә югала кебек. Шунлыктан бу районның хәлләре бик мөшкел, дияргә дә була.
Районда Муниципаль берәмлекләргә сайлау нәтиҗәсендә район хакимияте алышынды. Районның яңа җитәкчесе Мөхәррәм Салихов җитәкче урыннарга иң лаеклы шәхесләрне билгеләүгә өметләр баглый. “Иске Кулаткы районы” муниципаль берәмлеге башлыгы итеп Наил Кушаев билгеләнде. Ул моңа кадәр “Ульяновскгаз” акционерлык җәмгыятендә мастер, Иске Кулаткы районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән. Районның депутатлар Шурасы каршында мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, милли сәясәт буенча яңа комитет булдырылды. Аның җитәкчесе Артур Кушалаков башлангычы белән, мәгариф хезмәткәрләре җыелышы узды. Өлкәнең көньяк өлешендә урнашкан башка районнарның мәгариф хезмәткәрләре дә катнашкан бу җыелышта ана телен саклап калу буенча тәҗрибә уртаклаштылар, яңа гына башланган уку елына планнар кордылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз