news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Иске Казан җирлегендә “Сәләт” үзәге яшьләренең I республика җыены узачак
Ике көнгә исәпләнгән җыенның программасы шактый үзенчәлекле булырга охшый
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 21-22 июнь көннәрендә, Иске Казан җирлегендә (Биектау районы), сәләтле балалар һәм яшьләрнең республикакүләм җыены узачак.
“Сәләт” яшьләр үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, яшь буынны Иске Казан җирлеге тарихы һәм мирасы белән таныштыруны максат итеп куйган чарада язучылар, галимнәр катнашыр дип көтелә. Шул исәптән программада тарихи тыюлыкка җәяүле сәяхәт тә каралган. Моннан тыш, беренче көнне “Сәләт-тел” аланы сәлкешләре тарафыннан “Иске Казан җыены” дигән тарихи күренеш, спорт-күңел ачу чаралары каралган.
22се көнне исә биредә “Сәләттуй” була. Аның кысаларында тарихи викториналар үткәрелә һәм бүләкләүләр җыенга нокта куячак.
Билгеле булганча, “Сәләт” яшьләр үзәге быел “Звездный” лагерында дүрт алан оештыра. Алар — “Сәләт-Тел”, “Сәләт-Раушан”, “Сәләт-Санак” һәм “Сәләт-Шәхес” аланнары. Аларның беренчесе 10 июньдә башланып китте. Аланнарның соңгысы исә август аенда эшен төгәлли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot