Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Казан җирлегендә республика күләмендә сәләтле балалар һәм яшьләрнең өченче җыены уза
Әлеге чараның төп максаты – изге Иске Казан җирлегенең мирасы белән таныштыру, яшь буында тарихи горурлык хисен уяту, тирән тамырлы һәм бай рухлы халыкның өметле киләчәге барлыгын, киләчәкнең сәләтле татар балаларының үзләренә бәйләнгән булуын төрле чарал
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә – 17 июньдә Иске Казан җирлегендә (Биектау районы) “Сәләт-Тел” аланы, Казан, Арча педагогик көллияте белән берлектә республика күләмендә сәләтле балалар һәм яшьләрнең өченче җыены узачак.
Әлеге чараның төп максаты – изге Иске Казан җирлегенең мирасы белән таныштыру, яшь буында тарихи горурлык хисен уяту, тирән тамырлы һәм бай рухлы халыкның өметле киләчәге барлыгын, киләчәкнең сәләтле татар балаларының үзләренә бәйләнгән булуын төрле чаралар аша сеңдерү.
Программага Иске Казан тарихи тыюлыгына, казу эшләре барган урыннарга җәяүле сәяхәт, “Сәләт-Тел” аланы сәлкешләре тарафыннан әзерләнгән “Иске Казан җыены” дип аталган тарихи күренеш, диск тәкъдим итү, Иске Казан ныгытмасын ачу тантанасы, спорт-күңел ачу чаралары кергән. Бу хакта “Сәләт” оешмасыннан хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз