Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Казан халыкка хезмәт итәме? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Соңгы елларда Татарстанда милли-мәдәни мирасыбызны саклау өчен күп кенә изге эшләр башкарылды.
(Казан, 27 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Риман Гыйлемханов). Тарихи вакыйгаларга бәйләп, күренекле шәхесләребезгә бәйле музейлар ачылды, һәйкәлләр калкып чыкты, истәлек ташлары куелды, чишмәләр тергезелде... Бүген аларны карап-төзекләндереп тоталармы, халык йөриме, гомумән, бу истәлекле урыннар үз миссияcен башкарамы? Шуның ише уйлар белән, тарихи хәтерне саклаучы җирләргә сәяхәт башларга булдым. Беренче сәфәрем Иске Казанга иде.
Кайбер галимнәрнең “Казан ханлыгының пайтәхете элек шунда булган”, – дип әйтүләрен һәм үз фаразларын дәлилләп гыйльми хезмәтләр язуларыннан хәбәрдармын. Әмма “Иске Казан” дигән сүз үзе үк халык телендә йөрми башлаган һәм аның кайда икәнен тәгаен генә белүче дә юк иде. Шөкер, милләтпәрвәр егетебез, “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин борынгы каланы тергезеп, аны татар тарихының бер һәйкәленә әверелдерде.
“Кала капкасыннан” кергәч тә, уң яктагы бинаның диварына Туфан Миңнуллинның: “Изге урыннар! Бездә бик күп алар. Халык ул урыннарны үзенең риваятьләрендә олылап искә ала. Онытмасын өчен алар буыннан-буынга күчеп килә. Иске Казан – шундый урыннарның берсе. Ярамый аларны онытырга. Болай да хәтеребез начарланды. Хәтерсез халык – юк халык ул”, – дип әйткәннәре язылган.
Сәфәргә чыгар алдыннан Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабын карап чыктым. Иске Казан турында шактый язган Шиһабетдин хәзрәт, кала урнашкан урынны шактый нечкәләп сурәтләгән. Аның сүзләре белән әйтсәк: “... бу урын һәм мөселманнар, һәм руслар телендә “Иске Казан” дигән исем белән мәшһүр. Әлбәттә, һичбер мөнәсәбәтсез алай дип атамаган булырлар... Бу урын мөселман авылларының үзәгендә булып, Олы Себер юлы – “Патша юлы” өстендә, Казан суы төшә торган биек тау башында булуыннан шәһәр урыны булырга бик лаек... Борын заманда шәһәр тирәләрендә табигый саклык корылмалары, мәсәлән, текә ярлы зур сулар яки биек таулар шикелле нәрсәләрнең булуы күздә тотылган!”
Торгызылган һәм тарихи-мәдәни, табигый музей-тыюлыкка әйләнгән Иске Казан борынгы кала урынында түгел. Аны тарихи урында торгызу максат итеп куелмагандыр да. Халык йөрергә якын булсын дип тигезлектә, тимер юл буендагы Камай авылы янында эшләгәннәр. Иске Казанның тарихи нигезе исә, Мәрҗани сурәтләгәнчә, биек тау башында һәм аны мул сулы текә яр да саклаган. Бу баруымда әнә шул нигезгә аяк бастым.
Мулла-Хаҗи чишмәсе
Әлеге чишмә язмышы да, Туфан абый әйткәнчә, риваятьләрдә саклана. Мине озатып йөрүче, музей экспонатларын саклау буенча белгеч Илдар Мускиев Мулла-Хаҗиның гаскәр башлыгы булуы, аның Иске Казанга нигез салучыларның берсе – Алтынбәкнең сеңлесе Гайшәбикәгә өйләнүе, монда килгән халыкның Гайшәбикә каберенә барып, аның рухы алдында баш июе турында юл буе сөйләп барды. “Чишмә турында шунда баргач, аерым сөйләрмен”, – дип тә өстәде.
Риваятьләр раславынча, әлеге чишмә Мулла-Хаҗи кабере астыннан бәреп чыгып инде ничә гасырлар буе агып ята. Чишмәдән ерак түгел зират булган. Илдар сөйләвенчә, атеизм чәчәк аткан чорда “өстән” зиратны җир белән тигезләргә, чишмәне томаларга дигән әмер килгән. Чөнки тирә-як татар авыллары халкы биредә төрле дини йолалар үтәгән. Дин “халык өчен опиум” булган елларда хакимлек мондый хәлгә юл куя аламы соң? Шулай итеп күрше авылдан трактор килеп зиратны җир белән тигезли, кабер ташларын каядыр алып китәләр. Шуннан чишмәгә бетон измәсе агыза башлыйлар, янәсе, тамагың тыгылсын! Бер-ике көннән килсәләр, чишмә бетон астыннан бәреп чыккан. Яңадан бетон измәсе агызалар. Берничә көннән “чишмә хәлен” белергә тагын киләләр, ә су исә икенче җирдән бәреп чыккан. Инде нишләргә? Кемдер: “Әйдә – чишмә калсын, иң мөһиме зиратны җир белән тигезләдек”, – дип куя. Каршы әйтүче табылмый.
Күпмедер вакыт узгач, гаҗәп хәлләр башлана, зиратны, чишмәне бетерүдә катнашканнар берәм-берәм үлә башлый. Табиблар сәбәбен ачыклый алмыйлар. Иң элек тракторчы вафат була. Илдар әйтүенчә, берәү генә исән кала. Инде 20нче гасыр ахырлары җиткәндә Мулла-Хаҗи чишмәсе янына бер машина килеп туктый. Аннан бер бабайны күтәреп алып чыгып чишмә каршына утырталар. Сәгатьләр буе елап утыра бу. Баксаң, әлеге карт зиратны тигезләүдә катнашкан комсомолларның берсе икән.
Булган хәлләрме бу, юкмы – анысын кистереп әйтү кыен. Әмма дингә каршы көрәшнең шактый аяусыз булуы дөрес. Әле Илдар да әйтеп куйды, Мүлмә авылында китапханәдә эшләүче Мәрдәнова Гөлнарның каенатасы Равилне шушы эшләрдә катнашудан баш тарткан өчен эт итеп кыйнап ташлаган булганнар. “Гөлнарның үзенә шалтыратып сораштыра аласың”, – диде Илдар. Сорашып-төпченеп тормыйм, андый мисаллар тарихта җитәрлек. Мәчет манарасын кистергән яки үзе кискәннәрнең нәселләре коруы турында да ишеткән бар. Мондый гыйбрәтләрне халык кайчак үзеннән өстәп, арттырып сөйләсә дә, алар тарихи вакыйгаларга нигезләнә һәм үзләренә күрә “гыйбрәт белән тәрбияләү” чарасы булып тора. Хәер, гыйбрәт-сабак – гомер-гомергә тәрбиянең нигезе инде ул. Мин тарихыбыз, шәхесләребезгә бәйле бөтен истәлекле урыннарга шул күзлектән чыгып карыйм.
Борынгы калага ни җитми?
Илдар мине яңадан Иске Казанга алып кайтты. “Сорауларың калган булса, әйт!” – диде. Сораулар бар иде үзе, алар һаман да күңелне бимазалап тора. Иң беренчесе шул: Иске Казанның “яңадан төзелүенә” инде 8 елга якын вакыт узды, баксаң, җире теркәлмәгән дә икән. Күзәтчелек органнары килеп, музеегызга йозак салабыз, дип әйткәннәр икән дип тә ишеттем. Бу хакта Иске Казан тарихи музей директоры Габделәхмәт Габделәхәт улы Котдусовка да сүз каттым. “Әйе, андый мәсьәлә бар, җитәкчелек шөгыльләнә”, – диде ул. Быел җир теркәлеп, борынгы кала законлы рәвештә яши башлар дигән өмет бар. Уйлавымча, Биектау районында милли-мәдәни, тарихи мирасны саклауга тиешле игътибар биреп җиткермиләр. “Иске Казан” хезмәткәрләре эшенә тел-теш тидерәсем килми. Ә менә: “Район җитәкчелеге монда еш киләме?” – дигән сорауга җавап бирмәделәр, кыенсындылар. Ә бит Иске Казан, Габделәхмәт әфәнде үзе үк әйтмешли, милләт абруен күтәрүдә, татарны дөньяга танытуда аерым урын тота ала. Бирегә килүчеләр саны елына 15 меңнән артып киткән. Шуңа күрә борынгы каланы “эчтәлек белән” тагын да баетасы иде. Элегрәк монда “Түгәрәк уен”нар уздырылды. Иске Казанның үз бәйрәмнәре кирәк. Халык тагын да күбрәк йөрер иде. Түбәтәйләр тегү буенча осталык дәресләре, мылтыктан, җәядән ату кебек чаралар үтә үзе.
Алары да булсын. Ни өчен, мәсәлән, фольклор бәйрәмнәре уздырмаска, төрле милли йолалар күрсәтмәскә. Монда бит Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән дә киләләр. Мин барганда Омск якларыннан кунаклар бар иде. “Иртәгә американнарны көтәбез”, – диделәр. Аннан соң музей директоры әйтүенчә, монда килгәндә кунаклар татар авыллары аша уза, халыкның яшәү рәвеше белән таныша. Ә татар кем алдында да йөзе кызармаслык итеп тормыш кора белә ул. Сүз уңаеннан әйтим әле, Габделәхмәт Котдусов Ямаширмә авылында тәвә кошлары тота. Алардан тыш аккошлар, йорт куяннары, кәҗә, ишәк, сыер, төрле экзотик кош-кортлар да асрый. Үз биләмәсе уртасында балык күле дә булдырган. Кыскасы, авыл туризмы белән ныклап шөгыльләнә ул һәм үзенә килгән кунакларны Иске Казанга да алып бармый калмый. Маладистан башка нәрсә әйтәсең бу егеткә.
Биектау районында халыкның игътибарын җәлеп итәрлек төп урын саналган Иске Казан тагын да гөрләсен иде, анда төрле вакыйгалар булып торырга тиеш.
Тагын бер мәсьәләгә тукталыйм әле. Милләт горурлыгы, музыка өлкәсендә Тукаебызга тиңләрлек Салих Сәйдәшевның тамырлары шушы төбәктә. Бабасы Бикчәнтәй – Биектау районы Өбрә авылыныкы. Андагы Сәйдәшев музее бер-ике ел ябылып торып, яңадан ачылган дип ишеттем. Миңа: “Остарып утырма, үзең барып-күреп кайт!” – дип әйтүче табылыр. Барырмын, Ходай кушса, тик юлын белмим. Андый урыннар турында күрсәткеч такталар кую кыен микәнни? Аннан соң районга килгәч, урамда кешеләрдән Сәйдәшев, Өбрә турында сорашканым бар. Берни дә белмиләр. Арчага кайтып Тукай турында сорашып карагыз әле! Бөегебез туган Кушлавычны, ул яшәгән Кырлайны белмәүчеләрне күп табарсыз микән? Кыскасы, безгә тарихыбыз белән горурлану җитми кебек. Биектаулылар, әле татар зыялылары бертуган Садри һәм Әхмәтһади Максудилар, күренекле композитор Солтан Габәши белән дә горурлана ала. Тик горурлык хисләре “эчтән бәреп битләрдә янсын” өчен халык алар турында мәгълүматлы булырга тиеш.
Без бүген иң югары дәрәҗәдә Татарстанда туризмны үстерү турында сөйләшәбез. Җыелып сөйләшәбез дә таралышабыз. Юкса кешегә күрсәтерлек, мактанып сөйләрлекләребез бик күп. Тик “кайсыдыр шөрепләр” эшләп җиткерми. Бу мәкаләне акыл сатар өчен түгел, уйланыр өчен яздым. Һәм язганнарым зур сөйләшүнең башы булыр дип өметләнәм. Ә тарихи урыннарга сәфәрем дәвам итәр, иншалла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз