news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Кәшер авылында Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәновны искә алганнар

Иске Кәшер авылында Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәновны искә алганнар
Фотоларны Илдар Йосыпов тәкъдим итте

Сарман районы Иске Кәшер авылның мәдәният йорты каршында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алуга багышланган митинг булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музее мөдире Илдар Йосыпов сөйләде.

«без бу чараны 25 августта үткәрергә теләгән идек, тик анда балаларны җыеп булмый. Бу чара патриотик тәрбия бирү ягыннан мөһим, шуңа уку елы башлангач балаларны җыярга булдык. Безнең авыл, күрше авыл мәктәпләреннән укучылар җыелды. Бик зурлап үткәрдек, авылдашлар, җирле шагыйрьләребез, кунаклар җыелды. Зиннәт Хәсәнов һәйкәленә чәчәкләр салдык. Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янына җыелу — Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора», – дип сөйләде ул.

Ул Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре кылган батырлык бервакытта да үзгәртүгә, пычратуга дучар булмас, ди. «Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы», – диде.

«Җәлилчеләр җире» – Иске Кәшер авылы: «Зиннәт Хәсәнов урамы кирәк, күрше авылда бар бит»

  • Зиннәт Хәсәнов (1916–1944) тумышы белән Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылыннан. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Империя судының карары нигезендә Муса Җәлил белән бергә җәзага тартыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100