news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Каразиректә үзара салым акчасына сугышта һәлак булучыларга һәйкәл куярга җыеналар

Ике сәгать ярымда йөздән артык кеше тавыш биргән.

(Ютазы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Иске Каразирек авылында үзара салым буенча 2019 елда җыелачак акча зиратта кирәк-яракларны куя торган бина әзерләүгә тотылачак. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга Яңа Каразирек авылында һәйкәл кую планлаштырыла. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Иртәнге 9.30 да сайлаучыларның 20 проценты, ягъни, 103 кеше референдумда катнашырга өлгергән. Беренче тавыш бирүче  сайлау участогы ачылганчы ук килгән. Ике сәгать ярымда йөздән артык кеше тавыш биргән. 
 
Үзара салым акчасын авыл халкы 2018 елда яңа зиратның проект документларын булдыру өчен тоткан. Ике сутый җир әйләндереп алынган булган. 
 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot