news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Каразирек авылында янган мәчетне төзекләндерү өчен 750 мең сум җыелган

Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган.

Иске Каразирек авылында янган мәчетне төзекләндерү өчен 750 мең сум җыелган
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан республикасы Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет бинасын төзекләндерү өчен акча җыю тәмамланды. Ремонт-төзекләндерү эшләренең беренче этабына 750 000 сум тапшырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә. Ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган. Бинаның стенасы корылган, хәзер түбә ябу эшләре бара.

4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыкты. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күрде һәм тулысынча диярлек янып бетте. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән. 

«Мәчетне төзекләндерүгә керткән ярдәмнәрегез өчен киң рәхмәтләребезне җиткерәбез. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100