Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Карабаян авылының яңа гыйбадәтханәсе эшли башлады
Теләче районының христиан дине тарафдарлары өчен бу аеруча истәлекле вакыйга булды.
(Теләче, 9 ноябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының христиан дине тарафдарлары өчен аеруча истәлекле зур вакыйга булды. Халыклар бердәмлеге көнне биш-алты хуҗалыклы Карабаян авылында (кышка алар шулай гына кала) Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә халык химаясына төзелгән чиркәү тантаналы шартларда ачылды. Әлеге вакыйга уңаеннан үткәрелгән тантанада Питрәч округының югары чинлы иерие Павел атакай Кириллов, Питрәч округының керәшен руханилары җитәкчесе Дмитрий атакай Сизов, иерий Генадий Сизов, Түбән Кама шәһәре керәшеннәре старостасы, Теләче һәм Шармыш авыллары чиркәве иерие Артемий атакай Терлолар, Казан рухият семинариясе студенты Михаил Миронов катнашты, диелә “Теләче” газетасында.
Иске Карабаян авылы тумасы, хәзер ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хезмәт куючы якташ - педагогия фәннәре кандидаты Семен Федоров билгеләп үткәнчә, яңа чиркәүгә нигез 2012 елның маенда искесе урынына салынган. Моның өчен аеруча авылдашлары, оста ювелир Павел Кузьмин зур тырышлык куйган.
Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә бу көнне авыл халкы, шушы авылда туып үскән, бүген читтә яшәүчеләр, күрше-тирә авыллар халкы руханилар белән берлектә беренче тапкыр гыйбадәт кылдылар. Шулай ук бу көнне тантанада катнашучылар муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гиниев һәм “Казанские ведомсти” газетасының баш мөхәррире Венера Якупованың да ихлас тәбрикләүләрен ишеттеләр. Беренчесе тарафыннан әлеге чиркәүдә халыккка хезмәт итәчәк рухани Генадий Сизовка 10 мең сумлык сертификат тапшырылса, баш мөхәррир исә “Казанские ведомсти” газетасында әлеге төбәк авылларының тарихы турында һәрдаим язмалар чыгып баруын һәм алга таба да дәвам ителәчәгенә вәгъдә итте. Православие динен тотучыларның җирле оешмасы җитәкчесе Александр Кислов, чиркәү тирәсендә һәм зиратта төзелеш, яңарту эшләренең туктамаячак, ди. Әлбәттә, ул моның өчен шушы төбәктә яшәүче халыкның да зур теләктәшлегенә нык ышана.
Татарстанның иң зур байлыгы, горурлыгы – аның халкы. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Шуңа да республикабыз бөтен дөнья өчен толераентлык үрнәге булып тора, диелә Теләче районы басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз