news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар Совет власте чорында да манаралары киселмәгән Иске Йөрек мәчетләрендә булды

Журналистлар Совет власте чорында да манаралары киселмәгән Иске Йөрек мәчетләрендә булды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан журналистларының Киров өлкәсенә булган эшлекле сәфәре барышында Малмыж районының Иске Йөрек авылының социаль әһәмиятле объектлары эшчәнлеге белән танышу булды. Авылда ике борынгы мәчет эшли. Аларның берсе 1891 елда, икенчесе 1919 елда салына башлап, 1923 елны төзелеп бетә.

Иске Йөрекнең 1923 елда салынган таш мәчете

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Совет власте Киров өлкәсендә урнашкан чорда да мәчетләребез манаралары киселмәгән. Безнең җирлекләргә манараларны кисәргә килгән булганнар, әмма халык җыелып чыгып бу эшкә каршы төшкән. Манара кисәргә килүчеләр кирегә борылып китеп барганнар. Бу күренеш инде халкыбызның никадәр көчле рухлы, динле булуын да дәлилли. Коммунистлар партиясе заманаларында мәчетләрдә колхоз ашлыгы сакланса да, ата-бабаларыбыз яшерен рәвештә монда намазга йөргән», – дип сөйләде журналистларга Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Иске Йөрек авылы имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Кашапов.

«Иң борыңгы мәчетебез 1891 елда Гыйззәтулла бай тарафыннан салына. Икенчесен халык бергәләп таштан сала. Ул вакытта авылның имамы булып Мөбәрәкҗан хәзрәт Назыйров хезмәт куя. Ул бик укымышлы, дини нәселдән була. Иман йорты төзелгәндә, ул бик каты үзенә салкын тидереп, үлеп китә. Аннан соң ТР Балтач районыннан булган, Төркиядә, чит илләрдә укыган Һәдиулла Камалов имамлык вазифасын башкара, әмма ахырдан ул репрессия корбаны була», – диде әңгәмәдәш.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Нияз хәзрәт Кашапов әйтүенчә, мәчетнең икесе дә эшли. «Икесендә дә гает бәйрәмнәре, ифтарлар үтә, вәгазьләр сөйләнелә. Төп мәчет булып 1923 елгысы эшли. Мәчетләрне карап тотырга халык ярдәм итә, акчалата иганәчелек итүчеләр дә бар. Аллаһның рәхмәте белән, Татарстанның Балтач районыннан үрнәк алып безнең 1923 елгы мәчетнең газына, җылылык өчен урындагы «Бөртекчелек» колхозы түли», – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Мәчетләргә ел саен ремонт эшләре башкарылуын да әйттеләр. Мәсәлән, узган елны 1923 елгы мәчеттә подвал этажын кулланыш өчен яңартканнар. Анда ашлар уздыру, дини дәресләр үткәрү өчен мөмкинлек блуын күрсәттеләр. Шулай ук әлеге иман йортында җәй көне балалар өчен әхлак лагере оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100