Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Элмәледә “Безнең Чирмешән” газетасының 83 ел элек чыккан саны белән танышканнар
Иске Элмәле китапханәсе музеенда “Ленин юлында” (“По Ленинскому пути”) газетасының 1936 нчы елның 13 октябрендә басылган саны саклана.
(Чирмешән, 16 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Иске Элмәле китапханәсе музеенда “Ленин юлында” (“По Ленинскому пути”) газетасының 1936 нчы елның 13 октябрендә басылган саны саклана. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.
-Бу газетаны без авылдашыбыз Леонид Степанович Михляев яшәгән йортның чормасында таптык, - ди авыл китапханәчесе Ирина Кандрашкина. – Монда башка документлар да бар иде, әйтик, 1928 нче елда нәшер ителгән “Крестьян эшләре буенча гозерләрне ничек язарга һәм кемгә тапшырырга?” дигән китап. Комсомол Уставы, 1947 нче елгы азык-төлек карточкасы да кызыклы экспонатлар да безнең музейда урын алачак.
Леонид Михляев төрле елларда төрле эшләрдә хезмәт куйган, электромеханик, салым инспекторы булып эшләгән, ындыр табагы мөдире вазыйфаларын башкарган, кибеттә дә саткан.
Фото: Ирина Кандрашкина
1936 нчы елда дөнья күргән район газетасының бер санында да бик күп кызыклы мәгълүмат бар. Ул вакытта, нигездә, авыл хуҗалыгына кагылышлы язмалар күп булган, колхозлар тормышы беренче планда торган. Бу сан да районның дәүләткә бәрәңге озату буенча нык артта калуы турындагы хәбәр белән башлана.
Ул елларда да эш сөючән авыл халкы, кыр батырлары, хезмәт алдынгылары турында язганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз