news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске ел бүләге

Иске ел бүләге

(Cамара, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Самара татарлары өчен 2004 елның иң зур казанышы дип “Ак бәхет” радиосының кайтуын санарга кирәктер.

Идел буе Федераль округында Самара өлкәсе халык саны буенча 4нче урында торса да, радиотапшырулар челтәре буенча – беренче. Чөнки биредә “эшкә җигелмәгән” радиотапшыру корылмалары күп. Совет чорында “чит тавышларны” томалау өчен биниһая зур корылмалар булдырылган иде бит анда.

2004 ел Самарада татарча радиотапшыру яңгыравына 15 ел тулу белән дә тарихка кереп калырлык. 1989 елның июлендә биредә “Иделкәем-илкәем” дигән тапшыру ачылган иде. 1992 елда исә “Радио-7” дигән тапшыру 7 телдә чыга башлады. Соңрак бу тапшыру 12 телдә бирелә башлады. Әлбәттә инде, Самарада сан буенча икенче урында торучы татарлар өчен дә “Ак бәхет” исемле тапшыру оештырылды. Аның баш мөхәррире Шамил Баһаветдиновның бер гыйбрәтле сүзе истә калган: “Менә бу “тыңларга ярамый” торган тапшыруларны томалар өчен булдырылган корылмалар хәзер элек тыелган 12 телдәге тапшырулар өчен кулланыла”.

Кызганыч, 10 ел да 10 ай эшләп килгән шушы “Радио-7” 2003 елдан ни сәбәпледер ябылган иде. Дөрес, Самараның “Туган тел” оешмасы тырышлыгы белән “Ак бәхет” радиосы ультракыска дулкыннарда гына булса да сакланып калды. Тик аның тапшыру вакыты да аз, тапшыру радиусы да 30-40 чакрым гына иде. Шөкер, 2004 елда “Радио-7”гә охшаш тапшыру “Родное” исеме астында тагын эшли башлады.

Рус, татар, чуаш, мукшы, украин, белорус, поляк, алман һәм яһүд телләрендә торгызылган радио тәүлегенә 6 сәгать эшли. Иң мөһиме – ул бүген урта дулкыннарда эшли. Бу исә тапшыруларны күрше төбәкләрдә дә тыңлау мөмкинлеге бирә. Тапшыруларны оештыручы “Идел буе мәгълүмат концерны” киләчәктә тапшырулар вакытын арттыру чараларын да күрергә ниятли. “Ак бәхет”кә, әйтик, көн саен 3әр сәгать тапшырулар алып бару мөмкин булачак икән.

Тапшыруларның эчтәлеге дә хәзер күпкырлы: шәһәр һәм өлкә хәбәрләреннән тыш, татар дөньясы яңалыкларына да зур игътибар бирелә. Аннан тыш күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр, балалар өчен махсус тапшырулар, мөселман дөньясы, вәгазьләр һәм татар сәнгате сәхифәләре бар. Әмма мөхәррир Наилә Шамили әйтүенчә, тормыш үзгәрә тора. Шәт иншалла, яңа сәхифәләр дә булыр, ә радио тыңлаучыларның мөнәсәбәтеннән чыгып, кайберләре үзгәртелер, яки бөтенләй төшеп калыр.

Һәрхәлдә, “Ак бәхет”нең кайтуы – үзе зур бер шатлык, диләр самаралылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot