Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Чүпрәледә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 имән утырттылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чүпрәле районы үзәге – Иске Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 имән утырттылар.
Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, оешма җитәкчеләре, бүлек башлыклары һәм район администрациясе белгечләре катнашты.
Үсентеләрне Иске Чүпрәле авылында яшәүче хатын-кыз бүләк иткән. Бу хакта район башлыгы Марат Гафаров социаль челтәрләрдә сөйләде.
«Туган авылына шундый кыйммәтле һәм әһәмиятле бүләк ясады! Үз территорияләре турында гына түгел, ә уртак йортыбызның сәламәтлеге һәм матурлыгы турында да уйлаучы кешеләребез горурлык хисе уята!», - дип ассызыклады район башлыгы.
Исегезгә төшерик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының гаять зур өлеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз