news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Иске Чүпрәле лицее укучылары VIII республика химия турнирында 3 урын алды

Иске Чүпрәле лицее укучылары VIII республика химия турнирында 3 урын алды
"Туган як"

Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укучылары командасы Казанда узган VIII республика химия турнирында катнашты.

Иң көчле көндәшләр белән «акыл» ярышларында лицей укучылары командасы гадел рәвештә III урынны яулады. Бу турыда «Туган як» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Әлбәттә, җиңү җиңел бирелмәде. Турнирга укучылар җитди әзерләнде. Күп кенә химик тәҗрибәләр эшләнде, алдан алынган темалар буенча күп мәсьәләләрне чишәргә туры килде», - ди югары категорияле химия укытучысы Ирина Ильина.

Укучылар «Химия һәм сәяхәт» темасына багышланган турнирдан яңа белем, тәҗрибә һәм күңелле тәэсирләр алып кайтты.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100