news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Чүпрәле авылында яшәүче «Ана даны» медале иясе булды

Иске Чүпрәле авылында яшәүче «Ана даны» медале иясе булды
Фото: https://chuprale-online.ru

Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылыннан Рәзинә Яфизова «Ана даны» медале иясе булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Римма Мәүлетова яза.

Рәзинә белән тормыш иптәше Илнур икесе дә Иске Чокалы авылыннан. Алар 2013 елда гаилә корган. Илнур Рәзинәнең беренче никахыннан туган кызларын: Рузилә белән Рәсимә һәм Раиләне үз балалары кебек кабул иткән. Беркүпме вакыт үткәч, гаиләне тагын да тулыландырып, Илсинә, Айнур туган. Рәзинә белән Илнур район үзәгеннән йорт сатып алганнар һәм күченгәннәр. Гаилә ишәйгәч яңа йорт та сала башлыйлар алар.

— Тормыш иптәшем ишле гаиләдә үскән. Ул бик тә бала җанлы. Балаларның күп булуына сөенә генә. Мин дә зарланмыйм. Олыраклары кечеләрен карашты. Бердәм, дус, тату булып үсәләр. Бөтен эшне бергә башкарырга тырышабыз. Балаларның бишесендә биш төрле холык. Алар турында начар сүз ишеткәнебез юк. Алга таба да шулай булсын иде. Иң мөһиме кешелекле, ярдәмчел булып үссеннәр. Бер-берсенә терәк булсыннар. Күңелеңдә изгелек, яхшылык булса, барысына да ирешәсең бит ул, — ди күпбалалы ханым.

Рәзинә өй җылысын саклар өчен барысын да эшләргә тырыша. Балаларының һәркайсына ныклы белем бирергә, үзләре сайлаган һөнәрләрен үзләштерергә ярдәм итәләр Яфизовлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot