Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Чүпрәле авылында район мөхтәсибәтенең яңа бинасы ачылды
Бүген Чүпрәле районының административ үзәгендә – Иске Чүпрәле авылында мөхтәсибәтнең яңа бинасы ачылды. Ул Җәмигъ мәчете янәшәсендә, Тукай урамы, 1в адресы буенча урнашкан. Бина төзелеше 2016 елда башланды һәм 2023 елда төгәлләнде.Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөхтәсибәтнең яңа административ бинасы ачылышы тантанасында кунаклар һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты: Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук төзелеш эшләренең башында торучылар, иганәчеләр, районның барлык имамнары, абыстайлар һәм аксакаллар.
Мәхәллә халкына мөрәҗәгать итеп, алар яңа бинаның күп еллар дәвамында район мөселманнарына хезмәт итүен һәм дин кардәшләребезнең рухи тормышы үзәгенә әверелүен теләде.
Бина төзелеше һәм эчке бизәлеш эшләре иганәчеләр һәм җирле мөселманнар ярдәме белән башкарылган. Район имам-мөхтәсибе Динар хәзрәт Айрат Сәлаховка, Фәргать Нәүмәтовка һәм Барис Гафуровка тирән рәхмәтен белдерде.
Ике катлы кирпеч бинада 40 кешегә исәпләнгән конференц-зал, имам-мөхтәсиб бүлмәсе, җиһазландырылган аш бүлмәсе, котельная, хезмәткәрләр өчен бүлмә, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урнашкан.
Мөхтәсибәт бинасында имамнар һәм мәчет каршындагы курслар укытучыларының җыелышлары, конференцияләр, очрашулар, вәгазь кичәләре, район мөселманнарының көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер алышулар үткәрелер дип көтелә.
Өлкәннәр декадасы кысаларында бинаның беренче эш көнендә үк өлкән буын кешеләре Айрат Сәлаховка, Фәргать Нәүмәтовка, Энҗия ханым Шәрәфетдиновага, Наимә ханым Ханбиковага Татарстан Мөфтие исеменнән Рәхмәт хатлары, Диния Нәзарәтенең 30 еллыгы медале, Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы медале тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз