Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Чүпрәленең күп профильле лицее янында интернат төзеләчәк
Бүгенге көндә биредә физика-математика һәм химия-биология фәннәре тирәнтен өйрәнелә.
(Чүпрәле, 19 август, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Агымдагы елның май аенда Иске Чүпрәле күп профильле лицее янында булачак лицей-интернатның яңа корпусы төзелә башлады, дип яза җирле басма.
Район үзәгендәге 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе бинасы 2003 елда куллануга тапшырылган иде. Ул вакытлардан алып бүгенге көнгә кадәр 15 ел вакыт үткән. Әлеге чор эчендә мәктәптә берничә директор алышынып, коллектив яшь укытучыларга тулыланды. Мәктәп укучылары елның-елында район, зона, республика күләмендә оештырылган төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый.
Берничә ел элек мәктәп Иске Чүпрәле күп профильле лицее статусын алды. Бүгенге көндә биредә физика-математика һәм химия-биология фәннәре тирәнтен өйрәнелә. Лицейда, район үзәгендәге балалар белән берлектә, районның төрле авыл мәктәпләреннән килгән укучылар да белем ала. Аларны мәктәп автобуслары йөртә – иртән барып ала һәм дәресләр тәмамланганнан соң кире авылларына илтеп куя.
Әлбәттә, укучыларны һәр көнне авылга ташу бик уңышлы вариант түгел, чөнки мәктәптә укучылар өчен дәресләрдән соң да төрле чаралар, 9-11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр оештырыла. Әлеге чараларга, консультацияләргә кире килергә яисә аларның башланганын көтеп, кайтмыйча, мәктәптә утырып торырга кирәк. Әлеге проблеманы күздә тотып, авыллардан килеп биредә белем алучы укучылар өчен район җитәкчелеге лицей янында интернат төзүне планлаштырып, республика программасына кергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз