Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Чүпрәледә урам юбилеен билгеләделәр
Альфик ага Хәйруллин моннан ике ел элек урамга асфальт юл салынгач, олы бәйрәм оештыра.
(Чүпрәле, 17 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Иске Чүпрәле авылының Юбилейный урамында яшәүчеләр көзнең бер көнендә матур бер чара үткәрделәр. Аны гади генә итеп Урам бәйрәме дип атадылар. Чынлыкта исә, урам бәйрәме олы бер тарихка барып тотаташа һәм юбилейлы дата -50 еллыгы белән билгеләнә, дип яза җирле басма.
Бәйрәмне оештыручы, шушы урамда гомер кичерүче Сания апа Хәйруллина. –Әлеге бәйрәмне үткәрү идеясе белән тормыш иптәшем Альфик янып йөрде. Кызганыч, быел арабыздан мәңгелеккә китте, ә хыялы тормышка ашмый калды. Чараны үткәрүне аның якты истәлеге булсын дип, тирә күршеләр дә хуплап алды. Шулай итеп, бергәләшеп оештырдык,-ди Сания апа Хәйруллина.
Төрле җитәкче урыннарда хезмәт куйган Альфик ага Хәйруллин моннан ике ел элек урамга асфальт юл салынгач, олы бәйрәм оештыра. Ә урамның тарихы чыннан бай тарихлы. Район Буа составыннан чыгып, янә мөстәкыйль булып яши башлагач, оеша Юбилейный урамы. Бу 1967 елда була. Районга җибәрелгән җитәкчеләр өчен хезмәт фатирлары нәкъ шушы урамда төзелә башлый. Биредә райкомның беренче секретарьләре, социалистик хезмәт геройлары, атказанган табиблар, военкомнар, кыскасы дәрәҗәле затлар гаиләләре белән яши. Дөрес, хезмәт йөкләмәсе буенча алмашулар күп була. Шулай да, урамдагы татулык, күршеләр арасындагы җылы мөгамәлә еллар буе да үз кыйммәтен югалтмый, традицияләр саклана, бирегә яшәргә килгән яшь гаиләләргә тапшырыла бара.
Сания апа Хәйруллиналар да бирегә 1974 елда килеп төпләнәләр. Беркүпмедән соң, Альфик аганы Каракитә авылына күчерәләр. Тик янә районга күчерелгәч, алар беренче нигезләнгән урыннарына кайтырга булалар.
-Биредә башлап биш йорт, аннан 10 йорт төзелә. Бүгенге көндә инде 19 гаилә яши,- ди урамның иң өлкәне Фиркать Җәлалов. Алар гаиләсе дә ул җитәкче булып эшләгән елларда яши башлый бу урамда.
Урамның иң өлкән яшәүчеләреннән тагын берсе ул Шәрәповлар гаиләсе. Сания апа һәм Альберт абый Шәрәповлар 1978 елда гаилә корып, шунда килеп төпләнәләр. Урам тарихын барлаганда аларның да сөйләр сүзләре күп иде.
Урам бәйрәмен билгеләргә олысы, кечесе барысы да чыккан иде. Яңгырлы көн булса да, мул табын әзерләгәннәр, самоварлы чәй кайнаттылар. Сания апа үзе дә күршеләрен кайнар коймактан авыз иттерде.
Түгәрәк табын артында һәркайсы үзенең әлеге урамга ничек килеп урнашу тарихын сөйләде. Тирә-күршеләрнең бер-берсенә булган хөрмәтен, булышып яшәүләрен әйттеләр, вафат булганнар рухына дога кылдылар.
Күршеләр белән шулай җылы мөнәсәбәттә, дус-тату яшәү күренеше бүгенге көндә кызганычка каршы, сирәк күренеш. Хәдистә дә, бакыйлыкка күчкәч, " Күршеләрең белән әйбәт тордыңмы", дип сорау алырлар ди. Әлеге чара мәрхүм Альфик аганың рухын шатландырса, икенчедән күршеләр белән дус-тату, бергә ярдәмләшеп яшәүнең асылын да чагылдыра, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз