Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Чүпрәледә өлкәннәр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Көзге ярминкәдә арпа, бодай, солы, он, печән, салам күпләп сатылды.
(Чүпрәле, 2 октябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Иске Чүпрәле базар территориясендә өлкәннәр өчен традицон авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды, дип яза җирле басма.
Әлбәттә, төп сатып алучылар өлкән буын кешеләре, пенсионерлар иде. Быел да алар өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре "Ак Барс Чүпрәле", КФХ "Бикчуров Р.А." "Мәхмүтов И.", "Цильна" җәмгыяте, "Дементьев исемендәге агрофирма", "Государев амбар", район тармак технологияләр техникумы һәм башкалар киң ассортимента үз продукцияләрен тәкдим иттеләр. Бәяләрдән дә шактый арзанрак булды.
Ярминкәне иртәнге якта район башлыгы Марат Гафаров та карап йөрде. Ул сату барышы, өлкәннәрнең кәефләре белән кызыксынды.
Күпчелек район предприятиеләре хезмәткәрләренә мондый ярминкәләрдә катнашу яңалык түгел. Район халкын социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, әйтик, өлкәннәргә ел саен сатып алган продукцияләрен өйләренә кайтарып бирүдә булышлык күрсәтәләр. Оешмалар тарафыннан исә продукцияләрне кайтару өчен транспорт тәкъдим ителә.
Көзге ярминкәдә арпа, бодай, солы, он, печән, салам күпләп сатылды.
Ярминкәгә килүчеләргә район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнары белән күтәренке кәеф бүләк итте, шулай ук, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре тарафыннан махсус кайнар чәй өстәле әзерләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз