news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Чүпрәле авылында тантаналы шартларда җәмигъ мәчете ачылды

Авылда, корбаннар чалынып, аш үткәрелде.

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Иске Чүпрәле авылы уртасында мәһабәт бина – җәмигъ мәчет калкып чыкты. Биш манаралы мәчет өстендәге алтын айлар тирә-юньгә нур чәчә, диелә Чүпрәле районының “Туган як” газетасының электрон ресурсында.

"Чүпрәле халкы, аның еракларга сибелгән балалары мәчет ачылу тантанасына җыелды. Корбан гаете якынлашкан, Республика, район көннәре алдыннан зур вакыйга булды ул. Тантанага район үзәгендәге авыллар халкы, читтәге якташлар, район җитәкчеләре, дин әһелләре җыелган иде. Авыл өстендә Коръән аятьләре яңгырады. Корбаннар чалынып, аш үткәрелде", - дип яза газета.

“2014 елда бергәләп нигез ташын салган идек, быел менә мәчет ишекләрен ачып керәбез. Мин һәрвакыт бергә булганда гына без көчлебез, дим. Яңа, зур, һәм районыбызның бөтен мөселманнары өчен үзәк мәчет булачак бер мәчет төзү хыялыбыз барлыгын әйткәч, бу изге эшкә иң беренчеләрдән булып Николай Угаслов матди өлеш кертте, шуннан соң ук Альберт, Альфред Шиһабетдиновлар әлеге башлангычыбызны күтәреп алдылар. Гомумән, бу мәчет төзелешенә ярдәме тимәгән райондашыбыз, якташыбыз булмагандыр да, – дип, Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков изге теләкләре белән чүпрәлеләргә мәчет төзелешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. – Аллаһы Тәгалә һәркемне күрә, белә, диләр. Һәрберебезнең дә изге эшләрен күрсен иде. Әлеге иман йорты Чүпрәлебез өстенә үзенең нурын сибеп, һәр гаиләгә тагын да бәхет, изгелекләр өстәсен. Алга таба да тынычлыкта, матур итеп яшәргә насыйп булсын!”

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин район халкына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләрен тапшырды. Ул мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткереп, махсус хатлар бирде, имамнарга җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.

“Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетләрне менә шулай тыштан да бик матур иттереп төзергә кушкан. Әмма төзү - бер, мәчет ул анда йөрүчеләр, дингә килүчеләр, бергәләшеп намаз укучылары белән матур. Иншаллаһ, мәчет буш булмас. Янәшәсендә генә мәдрәсә дә төзелде. Йөрсеннәр балаларыгыз мәдрәсәләргә, дин нигезләре ул - үзегезгә балаларыгызның хөрмәте, дөньялыктагы әхлак нигезләре икәнлеген онытмагыз”, - диде үз чыгышында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Чүпрәлеләрне яңа иман йорты ачылуы белән шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм башкалар да котлады. Үзешчәннәр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре дини җырлар, аятьләр сөйләде.

“Бу якларда еш булам, Чабаксар шәһәрендә яшәүче Николай Угаслов тарафыннан мәчет төзелешенә сертификат тапшырылуның да шаһиты булырга туры килгән иде. Татарстан, шул исәптән Чүпрәле дә, менә шулай төрле милләт, төрле конфессия вәкилләренең үзара дус-тату яшәве белән бәхетле һәм үрнәк булып тора. Киләчәктә дә районда шундый дуслык саклансын, бер-берегезне кадерләгез һәм әлеге мәчет иман нурларын күңелләребезгә тагын да күбрәк иңдерүче булсын”, - диде депутат Ринат Гайзатуллин.

Тантаналы ачылганнан соң, мәчеттә җәмәгать намазы укылды һәм республикабызга, халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot