news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Чүпрәле авылы мәхәлләсендә яңа имам сайланды

Мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов үз өстеннән әлеге вазифаны төшерүне сорап мөрәҗәгать итте.

(Чүпрәле, 9 август, "Татар-информ", "Туган як"). 2019 елның 8 августыннан Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы вазифасын Әмир хәзрәт Аббазов башкарачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге уңайдан Иске Чүпрәле авылында бүген мәхәллә җыелышы узды. Җыелышта район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Иске Чүпрәле мәхәлләсе мөселманнары катнашты. Сайлау барышында мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов үз өстеннән әлеге вазифаны төшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның урынына элек елларда да шушы мәчеттә имам вазифасын башкарган Әмир хәзрәт Аббазов кандидатурасы тәкъдим ителде һәм бертавыштан сайлап куелды.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Рөстәм хәзрәт Рәкыйповка эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, Әмир хәзрәткә уңышлар теләде һәм үз мәчетнең вазифаларын намуслы башкарып, мәхәлләнең рухи үзәгенә әверелүенә ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot