news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Чүпрәле авылы егете Диас Җәлалов Президент полкында хезмәт итә

Ул Президент полкының 3нче батальоны командиры полковник М.Сурайкин имзалаган рәхмәт хатына лаек була.

 (Чүпрәле, 23 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов) Мәскәү Кремлен саклаучы әлеге полкка һәм рәсми тантаналарда катнашучы танылган 154нче аерым комендант Преображенский полкына Татарстаннан чакырылыш саен 10-15 ир-егет хәрби хезмәткә алына икән.

Якташыбыз, Иске Чүпрәле авылы егете Диас Җәлалов малай чактан ук үзен хәрби хезмәткә әзерли, спорт белән ныклап шөгыльләнә. Хоккей , футбол һәм баскетбол буенча район җыелма командасы составында республика ярышларында катнаша. Казан инновацион университетының юридик факультетында укыган елларда да шушы уку йорты данын яклап төрле ярышларда көч сынаша, призлы урыннар яулый. Ә Президент полкында хезмәт итү теләге аңарда алтынчы сыйныфта укыган вакытта ук барлыкка килә. Шунда бер чак Мәскәүгә баргач Кызыл мәйдандагы 1номерлы постта торучы солдатларны, аларның тигез һәм төгәл адымнар белән алмашуын бик нык күзәтеп, күңеленә сеңдереп кайта Диас. Еллар үтсә дә, шушы солдатларны оныта алмый ул. Үткән көздә армиягә чакыру башлангач, бөтен комиссияне дә яхшы үтә һәм аңа Президент полкын тәкъдим итәләр, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Солдат формасы киюнең беренче көннәреннән үк ул үзен үрнәк итеп күрсәтә, спорт ярышларында призлы урыннарны гына ала. Әле шушы көннәрдә генә ул Президент полкының 3нче батальоны командиры полковник М.Сурайкин имзалаган рәхмәт хатына лаек була. 

Солдат булырга хыялланмаган егет бармы икән ул? Яшь вакытта армиягә киткәндә үзебез дә элиталы хәрби частьләрне сайлый идек. Тик барыбызга да анда эләгү тәтеми иде шул. Президент полкында хезмәт итүне күз алдына китерү мөмкин түгел иде. Чөнки анда барырга теләүченең һәркайсын "иләк" аша үткәрәләр. Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, элиталы хәрби частьләрдә хезмәт итәргә теләүчеләр күп, ләкин, әлбәттә, бөтенесе дә катгый сайлауны уза алмый. Президент полкына буе 175 сантиметрдан ким булмаган, төз гәүдәле, тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үскән, хокук саклау органнары белән проблемасы чыкмаган, белемле егетләргә өстенлек бирелә. "Президент полкында хезмәт хезмәт итеп кайткан егетләр тормышта да башкалардан аерылып тора кебек тоела. Аларның үз - үзләрен тотышы, сөйләшү рәвеше, фикер йөртеше башка яшьтәшләренә үрнәк булырлык", – ди генерал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100