Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Богады авылының «Тормыш җыры» халык театры «Идел-Йорт» бәйгесендә икенче урын алды
Иске Богады авылының «Тормыш җыры» халык театры Ш.З. Закиров исемендәге «Идел-йорт 2024» XXV Төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесендә II урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасы 4 декабрьдә Казанда узды, дип яза «Актаныш-информ».
Конкурс кысаларында жюри 50дән артык спектакль карады. Финалга бары тик 12 иң яхшы театр коллектвлары гына үткән, алар арасында «Тормыш җыры» коллективы да лаеклы чыгыш ясый. Мондый масштаблы иҗади вакыйгада катнашу – үзешчән коллективның күпьеллык хезмәтен зур хөрмәт һәм тану.
Фото: © «Актаныш-информ»
«Тормыш җыры» халык театры — талантлы авылдашлар командасы, алар һәр спектакльгә үз көчләрен, вакытларын һәм җаннарын бүләк итеп образларын тудыралар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз