Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске автомобильне утильгә тапшырган кешегә – 350 мең сум ташлама
“УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы буенча гаризалар кабул ителә
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең лизинг компаниясе “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы буенча ташламалы шартларда 130 техника алу өчен 80 гариза кабул итте.
Машиналарын тапшырырга җыенган кешеләр үзләренең автопаркларын автогигантта җитештерелгән техника белән яңартырга телиләр. Бүген алар “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы нигезендә “КАМАZ-5490”, “КАМАZ-65116” автомобильләре һәм “НЕФАЗ” автобуслары алачаклар.
Иске автомобильне утильгә тапшырган кеше 350 мең сум күләмендә ташламадан файдалана ала. Ә “трейд-ин” программасы кысаларында яңа техника алучыларга ташлама 300 мең сум тәшкил итә. “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы буенча да машина хуҗасы “КАМАЗ” лизинг компаниясенең ташламасына ия була, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз