news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске автомобильләрне утильләштерү экспериментында катнашучыларның федеральисемлеге мәгълүм

Дилерлар исемлегенә әлегә ил территориясендәге 1569 сәүдә оешмасы, утильләштерү белән шөгыльләнәчәк предприятиеләр арасына 153 оешма кергән

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәр төбәктә иске автомобильләрне утильләштерү буенча экспериментта катнашачак дилерлар һәм предприятиеләр исемлеген игълан итте. Алар министрлык сайтында урын алган. Дилерлар исемлегенә ил территориясендәге 1569 сәүдә оешмасы, утильләштерү белән шөгыльләнәчәк предприятиеләр арасына 153 оешма кергән.
Татарстаннан автомобильләрне сүтү белән шөгыльләнүче 4 предприятие бу программада катнашырга дәгъва иткән иде. Алар - “Соллерс-Чаллы” ААҖ, “Болгар-Автоваз”, “Татвторчермет” ҖЧҖ һәм “Экоресурс” МУП. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы раслаган рәсми исемлектә әлегә шуларның берсе- “Татвторчермет” кына урын алган. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында аңлатуларынча, әлегә бу ахыргы исемлек түгел. Калган 3 предприятие буенча да федераль министрлыкка заявкалар юлланган. Алар соңрак бу исемлекне тулыландырырга мөмкин.
Татарстан дилерлары исемлегенә килгәндә, аларның саны дистәдән артык. Араларында “КАН-Авто”, “МЕГА”, “Барс Авто”, “Арго”, “Делфо Авто” ҖЧҖ, “ТрансТЕхСервис” һ.б. бар.
Инде хәбәр ителгәнчә, иске автотранспортны утильләштерү буенча эксперимент илнең барлык төбәкләрендә 8 мартта старт ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot