news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Иске Атлаш авылы турында китап дөнья күрде
Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы район китапханәсендә “Атлаш – мәхәббәтебез” исемле китапны укучыларга тәкъдим итү тантанасы булып узды
Скопировать ссылку
(Ульяновски, 18 июль, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районында урнашкан Иске Атлаш авылы төбәгебездәге иң зур татар-мөселман авылларының берсе булып исәпләнә. Бүген биредә ике меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә. Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Якупов, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты Мөнир Якупов, электротехник фәннәр докторы, профессор, танылган меценат Эдуард Ганеев нәкъ шул туфракта туып үскәннәр. Шушы данлыклы авылның үткәнен һәм бүгенгесен, күренекле кешеләренең тормыш юлын тасвирлауга багышланган китап шул кәннәрдә генә укучыларга барып иреште. “Атлаш – мәхәббәтебез” дип исемләнгән җыентык Сарытау шәһәрендә яшәүче эшкуар Эдуард Ганеевның иганәчелек ярдәмендә нәшер ителгән.
Иске Кулаткы район китапханәсендә “Атлаш – мәхәббәтебез” китабын тәкъдим итүгә багышланган тантанада мәдәният хезмәткәрләре, тарих һәм татар теле укытучылары, милли хәрәкәт активистлары катнашты.
Яңа гына табадан төшкән җыентык турында үзенең уй-фикерләре белән беренче булып район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Мәһдиева уртаклашты.
- 450 еллык тарихы булган авыл һәм анда көн күрүче гап-гади кешеләр, шуннан чыккан мәшһүр шәхесләр турында гаҗәеп бай эчтәлекле китап районыбызда беренче мәртәбә дөнья күрде. Бу – истәлекле һәм искиткеч шатлыклы вакыйга. Әлеге җыентыкны төбәгебез тарихын өйрәнүчеләр өчен аеруча кыйммәтле бүләк дип саныйм. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәүҗүдә Юртаева турындагы сәхифәне укып аеруча сөендем, горурлык хисе кичердем. Иске Атлаш шагыйрьләре Якуб Хәйруллин һәм Тәүфыйк Ибраһимовның иҗат җимешләре дә бары соклану гына тудыралар, - диде Рәсимә Абделхак кызы.
“Атлаш – мәхәббәтебез” китабында Иске Атлашта күмәк хуҗалык төзү, партия, комсомол, пионер оешмалары булдыру, үзгәртеп кору чорында ислам диненең яңадан тернәкләнеп китүе, авылның рухи һәм милли-мәдәни яңарыш кичерүе хакында да шактый мавыктыргыч язмалар урын алган.
Китапны укучыларга тәкъдим итү тантанасында катнашучылар Эдуард Ганеевка олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар.
- Кызганыч ки, соңгы ике дистә ел эчендә илебез киңлекләрендә бик күп авыллар юкка чыкты. Ә Иске Атлаш данлыклы эшкуар Эдуард Әнвәр улының фидакарь тырышлыгы һәм ярдәме аркасында тулы канлы тормыш белән яши, иртәгәсе көнгә өмет белән карый, - диде татар матбугаты ветераны Марисә Хаметова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot