news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Ашыт авылы мәдәният йортына Саяра Фәттерахманова исеме бирелде

Иске Ашыт авылы мәдәният йортына Саяра Фәттерахманова исеме бирелде

Арча районы Иске Ашыт авылы мәдәният йортына ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманованың исемен мәңгеләштерү максатында мемориаль такта куелды. Хәзер әлеге мәдәният йорты аның исемен йөртәчәк. 
 
Саяра Гыйбадулла кызы – Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең әнисе. Ул 40 ел Иске Ашыт авыл мәдәният йортында хезмәт иткән. Сугыштан соңгы авыр елларда драма театры, курчак театры, вокаль–инструменталь, фольклор–бию ансамбльләре оештыра. Авыл халкы белән Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, “Асылъяр”, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” кебек зур күләмле әсәрләрне сәхнәгә куя. 1989 нчы елда ул җитәкләгән Иске Ашыт мәдәният йорты каршында эшләп килүче драма коллективына “Халык театры” дигән мактаулы исем бирелә. 
 
Тантаналы чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәгенең Стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Әнзия Закирова, Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина катнашты. Саяра Фәттерахманованың авылдашлары, аның белән бергә хезмәт юлы узган чордашлары чыгыш ясады. 
 
Танылган мәдәният хезмәткәре Саяра Фәттрахманованың исеме язылган элмә тактаны тантаналы төстә ачканнан соң кунаклар, тамашачылар фойега узды. Анда Саяра ханымның тормыш юлы, иҗатын чагылдырган күргәзмә белән таныштылар. 
 
Чара концерт программасы белән дәвам итте. Сәхнәдә Казан шәһәр филармониясе артислары һәм Иске Ашыт авылы үзешчәннәре чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100