Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Искәндәр-М» ракета комплексының баш конструкторы вафат
«Искәндәр-М» ракета комплексының баш конструкторы Олег Мамалыга 91 яшендә вафат булды. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән «Югары төгәллекле комплекслар» холдингында хәбәр иттеләр.
Олег Мамалыга хезмәт эшчәнлеген Коломенское машина төзелеше конструкторлык бюросында эшләүгә багышлый, ул бүген «Югары төгәллекле комплекслар» холдингының бер өлеше булып тора. Ул корал һәм хәрби техника эшләүдә катнашкан, шул исәптән беренче совет ПТРК («Шмель», «Малютка»), тактик («Точка») һәм оператив-тактик ракета комплекслары («Ока», «Ока-У», «Искәндәр-М»).
«Югары төгәллекле комплекслар» холдингы җитәкчелеге һәм коллективы Олег Ивановичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның турындагы якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - дип өстәделәр холдингта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз