news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Измайлов: Күп төбәктә җанисәп паспорт өстәле, хуҗалык кенәгәсе нигезендә барды

Искәндәр Измайлов: Күп төбәктә җанисәп паспорт өстәле, хуҗалык кенәгәсе нигезендә барды
Салават Камалетдинов

«Халык санын алу күп төбәкләрдә начар оештырылды»,  – дип белдерде Тарих институтының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Күп кенә төбәкләрдә җанисәп начар оештырылган иде, ул рәсми рәвештә генә барды дияргә дә була. Паспорт өстәле, хуҗалык кенәгәләре мәгълүматлары нигезендә генә алып барылды. Паспортларда милләтләр күрсәтелмәгән, ә фамилия буенча милләтне ачыклау катлаулы. Шул сәбәпле, татарлар башка милләтләргә дә эләккәндер дип уйлыйм», - ди Измайлов.

Тарихчы әйтүенчә, кайбер төбәкләрдә татарлар саны нык кимүе хәтта демография законнарына каршы килә.

«Әлеге эшне оештыручыларга, нәтиҗәләрне ясаучыларга да сораулар бар. Башкортстанда татарлар саны даими рәвештә кимеп бара, 2010 елдагы җанисәп кенә әзме-күпме уңай нәтиҗә бирде. Минемчә, Башкортстанда 200-300 мең татар мәҗбүри рәвештә «башкорт» дип яздырылгандыр. Кимегән татарлар санының бер өлеше шул. Башкортстанда бүген башкортлар санын саклап калу урынына, татарларның үзаңына каршы сугыш бара», - ди Измайлов.

Искәндәр Измайлов фикеренчә, Татарстанда җанисәп күбрәк җәмәгать оешмалары өстендә. «Башкортстанда администрация, дәүләт бу сәясәткә заказ бирә, махсус программалар чыгара, яхшы финанслар бүлеп бирә. Нәтиҗәсе дә шуннан күренеп тора. Башкортлар саны кимегән очракта да, кискен юкка чыкмый. Татарларның шактый өлешен башкорт дип яздыру бара», - ди тарихчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100