90нчы еллар азагында Чаллы хакимияте заказы буенча кайбер урыннарда археологик казынулар үткәрелде. Чаллы – ул зур шәһәр. Аны төзегәндә, заводка нигез салганда, шәһәр тарихын өйрәнү турында уйлап тормаганнар, ә хәзер казу мөмкинлеге булган урыннар күп түгел. Булган тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча гына фикер йөртә алам.
Элеватор тавында Алтын Урда чорына караган табылдыклар чыккан. Аңа кадәр булган Идел буе Болгар дәүләте халкының анда эзе юк. Кама аръягы һәм көнчыгышка таба җирләр Алтын Урда чорында актив үзләштерелә. XIII-XIV гасырларда хәзерге Чаллы урынында җир эшкәртүчеләрнең утрак тормышы булган, дип әйтергә мөмкин. Алтын Урда дәүләте таркалган чорда, ягъни XV гасырда, аннары XVI гасырда биредә халык яшәгән, дип әйтүе кыен, чөнки табылдыклар күренми – 2 гасыр буена бушлык күзәтелә. Дәүләт таркалганда авыллар күченеп киткән булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, бер-ике гасыр буе буш торган җирлекләр бар. Мәсәлән, Болгар шәһәрчегендә дә XV-XVI гасырларда тормыш кайнавыннан туктап тора. 1395 елда Аксак Тимер белән Туктамыш сугышыннан соң, Саратов тирәсендәге Укек шәһәре җимерелә һәм шуннан соң торгызылмый. Самара шәһәрендә дә борынгыдан бирле туктаусыз тормыш кайнаганын исбатлавы кыен. Ә Казанның XI гасырдан бирле өзлексез яшәгәне күренә.
Тарихчыларның Чаллының 400 еллыгына карата фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады: