news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Татар онлайн-энциклопедиясенең укылышы биш елда 60 тапкырга артты

«Tatarica» порталының нигезен 6 томлы «Татар энциклопедиясе» тәшкил итә.

Искәндәр Гыйләҗев: Татар онлайн-энциклопедиясенең укылышы биш елда 60 тапкырга артты
Искәндәр Гыйләҗев уңан икенче
Михаил Захаров

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев «Tatarica» татар онлайн-энциклопедиясенең укылышы биш елда 60 тапкырга артканын әйтте.

«Tatarica» татар онлайн-энциклопедиясен безнең институт алып бара. Анда татар һәм рус телләрендә меңләгән мәкалә басылды. Без бу ресурсны тулыландырып торбыз. 5 ел элек онлайн-энциклопедияне көненә 50-60 кеше карый иде, ә хәзер укучылар саны 3-4 меңгә җитте. Димәк, безнең проектны беләләр һәм таныйлар. Безнең өчен бу бик шатлыклы күренеш», - диде Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Tatarica» порталының нигезен 6 томлы «Татар энциклопедиясе» тәшкил итә. Бу ресурска шулай ук Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты чыгарган башка фәнни-популяр басмаларның электрон вариантлары урнаштырылып бара.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100