Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институт директоры вазифасыннан китү сәбәбен әйтте
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев башка вазифада эшли башлый.
«Институтта фәнни хезмәткәр вазифасында калырга уйлыйм. Фән белән шөгыльләнергә, институтка ярдәм итәргә, күбрәк фәнни пропаганда, басмалар белән шөгыльләнергә исәплим. Гомумән, фәнгә күбрәк вакыт калдырырга телим. Чөнки яшем дә бар. Бер урынга тотынып ятасым килми. Бюрократиядән читкәрәк китәм», – диде Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
- Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы – татар тарихы белгече, галим, педагог, тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2000). Ул 1958 елда Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә дөньяга килә. Казанның 94 нче мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1979 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
- Искәндәр Гыйләҗев 1982-1985 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли. 2000 елның ноябрендә Казан дәүләт университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый
- 2011 елга кадәр Искәндәр Гыйләҗев университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы кафедрасы мөдире. 2015-2024 елларда ― Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз