news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: «Рәис» сүзе мәгънәсе ягыннан да, тарихи яктан да дөрес һәм акланган

«Рәис» сүзе татар халкы язмышында тарихи нигезгә ия», - диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.

Искәндәр Гыйләҗев: «Рәис» сүзе мәгънәсе ягыннан да, тарихи яктан да дөрес һәм акланган
Солтан Исхаков

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев республика җитәкчесе атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртү турында фикерен белдерде.

«Рәис» - гарәп сүзе. Ул - башлык, җитәкче, рәис дигән мәгънәдә килә. «Рәис» сүзе татар халкы язмышында тарихи нигезгә ия. 1920 еллардан республикада бу сүзне куллану төрле өлкәләрдә очрый. Гомумән, мин бу атаманы хуплыйм. Мәгънәсе ягыннан да, тарихи яктан барысы да дөрес һәм акланган», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, «Рәис» сүзе татар телендә кеше исеме буларак та кулланыла. «Әгәр без аны сәяси лексикада куллана башласак, бу сүз аның беренчел мәгънәсеннән читләштермәсме?» – диде ул.

  • Искәртеп үтик, Бүген Татарстан депутатлары республика җитәкчесенең яңа атамасын хуплаган карарны кабул итте. ТР Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр белән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100