Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Искәндәр Гыйләҗев: Өч район гына сыйфатлы энциклопедиясе белән горурлана ала
Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, Татарстанда өч район гына сыйфатлы энциклопедиясе белән горурлана ала. Бу Спас районы һәм Болгар шәһәре, Чүпрәле районы һәм әле яңа гына басылып чыккан Буа энциклопедиясе турында сүз бара.
«Татарстанда 43 район, һәрберсе чыгарса, республика өчен нинди зур байлык булыр иде. Институтның тәҗрибәсе бай, коллектив инде чирек гасыр төрле энциклопедик басмалар өстендә эшли. Муниципаль районнар энциклопедиясен чыгару хыялым бар. Төрле сәбәпләр аркасында ул һаман да хыял булып кала, ләкин үрнәкләр бар. Бу эшкә башкалар да керешсен дип теләр идек», - диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
Искәндәр Гыйләҗев энциклопедия чыгарырга теләгән һәр районга институт ярдәм итәргә әзер торуын әйтте. «Энциклопедияне һәвәскәр кешеләр генә эшли алмый, профессионаллар эшләргә тиеш», - дип белдерде.
«Буа энциклопедиясен иң югары сыйфатта дип әйтә алам. Буа районы якташлыгының тарихта кала торган басмасы бу. Энциклопедия - ул бит һәйкәл, белем җыелмасы. Буа районынының элеккеге чорлардан башлап бүгенге көнгә кадәр тормышы - бөтенесе монда», - диде Гыйләҗев.
Ул Башкортстанны да мисалга китерде. Анда аерым районнар инициативасы буенча энциклопедияләр чыгарылган. «Хәзерге заманда бу эш югарырак яссылыкка менде. Башкортстанда бу эшлзр дәүләт программасына кертелгән. Шул программага нигезләнеп, планлы максатчан рәвештә алып баралар. Унлап районның профессиональ энциклопедисен чыгарды алар», - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз