Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Искәндәр Гыйләҗев: Искәндәр Измайлов – перспективаларны күреп эшләүче күренекле тарихчы
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татар ханлыклары һәм Алтын Урда институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловның 65 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды. Анда мәртәбәле кунаклар, аның коллегалары һәм фикердәшләре катнашты.
«Адашым, сине мактаганда – үземне мактаганнар шикелле булды. Искәндәр Леруновичны, күптәннән беләм, 40 елдан артык. Истә, бер утырыш бара: яшь тарихчының ялкынлы чыгышы. Ул Измайлов булып чыкты. Ул һәрвакытта да ташып торган энергияле, баррикадаларга да каршы бара торган. Ул көчле рухлы тарихчы. Башкарган хезмәтләре күпкырлы һәм кызыклы. Бәхәскә кергән чакта, һәрвакытта да гыйльми яктан дәлилләре бар. Искәндәр Измайлов – перспективаларны күреп эшләүче күренекле тарихчы», – дип белдерде галим һәм тарихчы Искәндәр Гыйләҗев.

Искәндәр Измайловның юбилее уңаеннан нәшер ителгән фәнни җыентык «Дуслык муенсасы: урта гасыр татарлары тарихы» дип атала. Ул тарих институты тарафыннан басмаханәдә чыгарылган. Тиражы – 100 данә.
- Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев – татар тарихы белгече, галим, педагог, тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2000). 2015-2024 елларда ― Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз