news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев җәлилчеләр җәзаланган урында үзе генә йөргәндә булган уйларын сөйләде

Искәндәр Гыйләҗев җәлилчеләр җәзаланган урында үзе генә йөргәндә булган уйларын сөйләде
Салават Камалетдинов

Тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт федераль университеты профессоры Искәндәр Гыйләҗев җәлилчеләрнең башы киселгән урында булганда туган уйлары белән уртаклашты. Ул быел февраль аенда Берлинда булган.

«Сәфәремнең бер көнен Берлиндагы һәйкәлләргә багышладым. Плетцензее мемориалына бардым. Бу беренче баруым түгел. Ул көнне мемориалда бер кеше дә юк иде. Плетцензее төрмәсенең бинасы сакланмаган, ләкин гильотина урнаштырылган кечкенә генә бина сакланган. Анда озак кына уйланып тордым, хисләндем. Ул вакытта ниндидер гаҗәп фикерләр башка килә. Бераз тынычлангач, гильотина турында укыдым. 1933-1945 елларда Плетцензее төрмәсе гильотинасында 2883 кеше җәзалап үтерелгән. Шуларның 25е - советлар союзы ватандашы. Шул 25 кешенең 11е – татар», - дип сөйләде ул Беренче май мәйданында.

Ул җәлилчеләрнең гильотинада җәзалануына карата фикерләре белән дә уртаклашты.

«Гильотинада үлемгә хөкем итү, үзенә күрә, шәрәф. Шушы кешеләрнең нацизм режимына күрсәтелгән каршылыгының бер дәлиле. Аларны асмаганнар, атып үтермәгәннәр, газ камерасына япмаганнар, аларның башларын кискәннәр. Аларның үлемендә дә без батырлык күрәбез. Мондый фактлар һәрвакыт уйландыра. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез. Хәтер яшәр», – диде профессор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100