news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Ясәвиев: Инвалидка тискәре мөнәсәбәттә булган сәүдә үзәгеннән берни сатып алмыйм

Социология фәннәре докторы әйтүенчә, бу сәүдә үзәгендә инде икенче тапкыр инвалидларны кимсетәләр.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казандагы “Парк хаус” сәүдә үзәге инвалид кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртми. Социология фәннәре докторы, "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университетының яшьләр тикшеренүе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

Искәртеп үтик, бүген ди-джей, журналист Айсылу Лерон (шагыйрь Ләбиб Леронның кызы) тумыштан инвалид энесе Бәхтиярне сәүдә йортыннан куып чыгарулары хакында хәбәр итте

““Парк хаус”тагы мин белгәне генә дә икенче очрак бу. 2015 елда булган хәл турында “Вечерняя Казань” язып чыккан иде. Ул вакытта ДЦПлы кешене балалар өчен уен зонасына кертмәделәр.С ау-сәламәт 3 яшьлек улы белән уен мәйданчыгына керергә теләгән, әмма инвалид булгач, кертмәгәннәр. Димәк, “Парк хаус” хакимияте теге очрактан бернинди нәтиҗә ясамаган һәм инвалид кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртмәгән. Без инвалидлар өчен барьерлар бар дип сөйлибез, бу барьерлар беренче чиратта, “башларда” – дип билгеләп узды Искәндәр Ясәвиев.

Ул шушындый мөнәсәбәттә булган өчен бу сәүдә йортына үзенчәлекле бойкот игълан итүе хакында әйтте. “Шәхсән минем өчен нәрсәдер сатып алу, кино карау өчен “Парк-хаус” дигән урын юк. Теләсә кая барырга була, тик мондый вакыйгалар булган “Парк хаус” кына түгел. Сәүдә үзәге җитәкчелеге үз гамәлләрен һәм нәтиҗәләре нинди булачагын да аңламый, күрәсең”, – ди ул.

Айсылу Лерон энесе Бәхтияр белән. Фото Инстаграмнан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100