news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: "Һәйкәл яныннан узып китәләр, ә шундагы язуларны карамыйлар да"

Бүген тарихи хәтерне саклау өлкәсендә эш җитәрлек башкарылмый, дип саный галим.

Искәндәр Гыйләҗев: "Һәйкәл яныннан узып китәләр, ә шундагы язуларны карамыйлар да"
Рамиль Гали

(Казан, 31 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда хәтер сәясәте ни дәрәҗәдә? Бүген бу сорауга Казан федераль университетының Фиолология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында "Акыл фабрикасы" чарасында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев җавап бирде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин галимнең Татарстан башкаласында күренекле тарихи дәүләт эшлеклеләренә һәйкәлләр "ярлылыгы"на мөнәсәбәте белән кызыксынды.

"Мин беренче курсларга Тукай һәйкәле каршындагы бинада Татарстан тарихы буенча  лекция укыйм. Мин үзем шундый кинәт сораулар яратканлыктан, кайчагында студентлардан "Тәрәзәгә карагыз әле, бу нинди һәйкәл?" дип сорыйм. Аларның 95 проценты һәйкәлнең кемгә куелган булуын белми дә. Салих Сәйдәшев һәйкәлен әйтеп тә тормыйм инде. Алар, укыган дәвердә, Казанны, кайда нинди бина урнашканын белми дә кала. Үзәктән Универсиада авылына кадәр юлны белә алар, ә бүтән җирдә смартфон экранына текәлә дә, як-ягына карамый да. Кешеләрдә кызыксыну булырга тиеш бит инде. Һәйкәл яныннан узып китәләр, ә шундагы язуларны карамыйлар да. Мин үзем, чит илләрдәге шәһәрләргә барганда, кечерәк шәһәрләрне җәяү йөреп чыгарга тырышам", - дип сөйләде Искәндәр Гыйләҗев.

Галим тарихта узганны күз алдына китерү авыр, дип саный. "Кешеләр һәм үткән вакыйгалар турында уйлаганда, еш кына әйтерсең бу хәл бөтенләй булмаган кебек тоела", - ди ул. Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, хакимият, тарихчылар, дәүләт эшлеклеләренең мөһим бурычы хәтерне һәйкәлләр, пропаганда аша алга сөрү.

Искәндәр Гыйләҗев, хатирәләрен яңартып, беренче тапкыр 1967-68 елларда 9-10 яшьтә Болгарда булуы турында әйтеп, ул вакытта Болгар ташландык хәлдә булса да, узганга кагылу хисе хакимлек итүен әйтте. Аның әйтүенчә, хәзер Болгар матур, төзек, әмма инде борынгылык төсмере андый ук түгел. “Үткәнгә кагылганда, үзенә бер төрле бик рәхәт хис туа. Бүген төрле чаралар аркылы шундый мохит тудыру бик мөһим. Без бүгенге көн белән яшибез, ә хәтер юк. Бүген башкарыла торган эш җитәрлек түгел дип саныйм. Бездә Тукай яшәгән бердәнбер йортны җимерделәр, “Болгар” номерларын, чөнки авария хәлендә иде, янәсе. Татарлар үзләре үк җимерде шуны. Бу бит коточкыч, тарихи хәтергә ихтирам юк дигән сүз. Бу - бик куркыныч. Күз алдыгызга китерегез: Германиядә - Гете яшәгән йортны, я Мәскәүдә Пушкин яшәгән йортны җимерделәр, ди, күз алдына китерү кыен" - диде ул.

Галим студентлардан үзләренең элекке буын әби-бабайлары исемнәрен белү-белмәү турында сорашты. Залдагылардан берничә кешенең кул күтәрүе аның күңеленә хуш килде кебек. "Миндә әбиемнәрнең блокнотлары, көндәлекләре, карт бабай турында мәгълүматлар саклана, һәм мин моның белән горурланам", - ди Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100