news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев университетның тарих белгечлеге студентларын оялтты

Әгәр сез татарлар тарихы белән кызыксынасыз икән, татар телен өйрәнү алай ук авыр түгел дип уйлыйм, дип белдерде галим.

Искәндәр Гыйләҗев университетның тарих белгечлеге студентларын оялтты
Рамиль Гали

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан тарихын өйрәнеп тә, татарча белмәү оят булырга тиештер – бүген Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Казан (Идел буе) федераль университетының тарих белгечлеге буенча белем алучы берничә студентын кызарырга мәҗбүр итте. Бу хакта ул Казан (Идел буе) федераль университетының Фиолология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Акыл фабрикасы" чарасында ясаган чыгышында белдерде.

Берничә студент татарча аңламаганлыктан, галим татарчалы-русчалы сөйләргә мәҗбүр булды. Бу җәһәттән, ул язучы Гариф Ахунов белән бәйле хатирәсен яңартты.

“Язучылар берлеге рәисе булганда, Гариф Ахунов утырышларның берсендә, кайбер язучылар татарча аңламаганлыктан, акцент белән русча сөйләгән иде. Шуның кебек булачак инде бу”, – ди ул.

Искәндәр Гыйләҗев 1965 елда Казан мәктәбенә укырга барганын, анда татар теле буенча бер дәрес тә үткәрелмәгәнен, югары уку йортында да да татар теле дәресләре булмаганын әйтте.

“Татар телен белә идем, әлбәттә, чөнки татар гаиләсендә тәрбияләндем. 1983 елда Казан университетында укыта башладым, читтән торып уку буенча татар бүлекләре студентлары өчен Россия тарихы буенча лекция укыдым. Нигездә, бу татар авылларыннан килгән балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укучылары иде. Алар мине “без русча аңламыйбыз, татарча укыгыз инде” инде дип озак үгетләде. Үземә дә кызык булып китте: татарча лекция укый алырмынмы икән дип уйладым. “Бер дә татар телендә лекция укыганым юк, көлмәссезме соң” дидем, шулай итеп, акрынлап татар теленә күчтем. Хәзер минем өчен рус телендәме, татар телендә укумы – аерма юк. Аннары рус телендә дә, татар телендә дә акцентсыз сөйләшү ул кадәр авыр да түгел икән бит дигән фикергә килдем. Әле немец теле дә өстәлде – бер семестр немец телендә укыттым. Шуңа күрә, минемчә, сезгә оят булырга тиеш. Әгәр инде сез татарлар тарихы белән кызыксынасыз икән, татар телен өйрәнү алай ук авыр түгел дип уйлыйм. Телдән дә, язмача да тел белемен камилләштерергә була”, – дип мөрәҗәгать итте Искәндәр Гыйләҗев студентларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100