news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды

Галим әлеге мәртәбәле бүләккә татар халкының тарихын үстерү һәм популярлаштыру, фәнни-педагогика эшчәнлеге өчен ия булган.

Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды
Tatar-inform.ru архивы

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булган. Галим бу хакта үзенең Facebook битендә хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ белән әлеге мәртәбәле бүләккә ул татар халкының тарихын үстерү һәм популярлаштыру, фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен ия булды.

  • Искәндәр Гыйләҗев – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Казан федераль университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы профессоры, күпсанлы фәнни мәкаләләр һәм хезмәтләр авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot