news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Татарның татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлауга милләт көчле булачак

Без бит рус баласы турында “Рус телендә ничек матур итеп сөйләшә” дип әйтмибез, ди галим.

Искәндәр Гыйләҗев: Татарның татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлауга милләт көчле булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, милләт көчле булачак дип саный. Бу хакта ул “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында оештырылган “Калфак туе” чарасында әйтте.

“Без бит рус баласы турында “Ой, рус телендә ничек матур итеп сөйләшә” дип әйтмибез. Ә нишләптер татар баласы татарча сөйләшкәнгә гаҗәпләнәбез һәм сокланабыз, “Ой, кара әле син балакайны, татарча сөйләшә” дибез. Татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, без үз максатыбызга ирешәчәкбез. Шул вакытта без зур, көчле, җаваплы милләт буларак формалашачакбыз", - ди галим.

"Татар баласының татарча сөйләшкәненә гаҗәпләнми башлау нормаль күренеш булачак”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

  • II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100