Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Искәндәр Гыйләҗев: Татарлар — энциклопедияле халык
«Иң зур казанышыбыз — алты томлы татар энциклопедиясе», — диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар халкы — энциклопедияле халык, Татарстан — энциклопедияле республика. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Безнең институтка татарны энциклопедияле итү максат итеп куелган. Институт 27 ел элек оешкан. Иң зур казанышыбыз — алты томлы татар энциклопедиясе. Татар халкы ул энциклопедияле халык, Татарстанны энциклопедияле республика дия алабыз. 19-20 нче йөзләрдә чыккан энциклопедияләр бүген дә фәнни әһәмиятен югалтмаган. Димәк, бу тарихка кереп кала торган хезмәт», — диде Искәндәр Гыйләҗев Фәннәр академиясенең 30 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә.
Ул академиянең 30 еллыгына татарча басманың да тулы варианты тәмамланганын билгеләп узды. Татарча басманың күләме зур, 6 нчы томы ике өлештән тора. Рус һәм татар телләрендә барлыгы 13 том дигән сүз.
«42 меңгә якын мәкалә басылып чыккан, 14 меңнән артык фото, рәсем, карта, схема. Барлыгы 8 мең 800 бит. Һәр сан артында кеше хезмәте тора», — дип белдерде институт директоры.
«Энциклопедия татар халкы турында мөмкин кадәр объектив мәгълүмат таратырга тиеш. Бүген безнең өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — татар халкының үзаңын үстерү. Без бөек халык, мактану, горурлык артында белем һәм җаваплылык торырга тиеш. Безнең энциклопедия белем тарату өлкәсендә зур эш алып бара. Шулай ук, фәнни пропаганда юнәлешендә эшебезне арттырырга җыенабыз», — диде Искәндәр Гыйләҗев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз