news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Искәндәр Гыйләҗев: «Татар сүзе» республика бәйгесендә катнашучыларга зәвык җитми

«Татар сүзе» республика бәйгесенең жюри рәисе урынбасары катнашучыларның текст укыганда татар телен, мелодикасын аңламавына борчыла.

Искәндәр Гыйләҗев: «Татар сүзе» республика бәйгесендә катнашучыларга зәвык җитми
Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).Галим Искәндәр Гыйләҗев «Татар сүзе» республика бәйгесендә катнашучыларга зәвык җитеп бетми дип саный.

«Репертуарга, укучыларның нәрсә сайлавына игътибар итәсең. Муса Җәлилнең „Вәхшәт“ шигырен укучыларны махсус санамадык — 40-50 кеше булгандыр», — дип борчылуын белдерде бәйгенең жюри әгъзасы булган тарихчы галим.

«Безнең әдәбиятыбыз шулкадәр бай, мөмкинлекләр зур, ә кеше һаман бер үк әсәрләрне сайлый. Димәк, әдәбиятны белмиләр, кызыксынмыйлар», — дип фикеренә нәтиҗә ясады ул.

Искәндәр Гыйләҗев балаларга тематика һәм сюжет ягыннан алар аңламый торган текстлар бирелүенә дә борчылу белдерде. «Бала үзе аңлаган текстны укысын», — диде ул.

Галим өченче проблема итеп сөйләү культурасы булмауны саный. Ул катнашуычларның текст укыганда татар телен, аның мелодикасын, нәрсә сөйләгәннәрен дә аңламауларына борчыла.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле итеп укучыларның «Татар сүзе» республика бәйгесенең гала-концерты 21 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә үтәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot