news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев төрле өлкәләрдәге конфликтларны фән өйрәнергә тиеш дип саный

Конфликтларны өйрәнүгә багышланган фәнни чарада филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина билингваль мохит турында чыгыш ясады.

Искәндәр Гыйләҗев төрле өлкәләрдәге конфликтларны фән өйрәнергә тиеш дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тарихчы-галим, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, төрле өлкәләрдәге конфликтлар фән тарафыннан өйрәнелергә тиеш. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  • Казанда 27-28 ноябрь көннәрендә “Гуманитар һәм иҗтимагый фәннәрдә конфликтларны тикшерү” темасына халыкара ворк-шоп уза. Аны ТР Фәннәр академиясе, КФУ һәм Германиянең Гиссен университеты оештырган. Кичә миграция һәм тел конфликтлары турында докладлар яңгырады. Бүген тарихи, мәгълүмати, менеджмент конфликтлары турында чыгышлар көтелә.

“Халыкара фәнни чара конфликтларны өйрәнүгә багышланган. Тормышта төрле өлкәләрдә каршылыклар бар. Фән ягыннан шул конфликтларны өйрәнергә, сәбәпләрен ачыкларга, ничек булдырмый калырга дигән сорауга җавап эзләргә кирәк. Тел, дин, сәясәт белгечләре дә шушы юнәлештә уйланырга тиеш. Мондый фәнни җыеннарның әһәмияте зур”, - ди Искәндәр Гыйләҗев.

Галим конфликтлар буенча фикер алышуларда Германия, Белоруссия, Мәскәү вәкилләре катнашуын әйтте. КФУ профессоры Раил Фәхретдинов мөселман мигрантлар белән конфликтлар килеп чыгу куркынычын киметү турында докладын тәкъдим итте.

Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина “Билингваль мохит һәм заманча татар теле” темасына чыгыш ясады. Шәһәрләрдә икетеллеклек проблемасына тукталды. “90 елларда телне саклап калу буенча чаралар күрелсә дә, кызганыч, татар теле кулланышы кими. Бу интенсив үсеш алучы татар билингвизмы йогынтысында”, - диде.

Ул чит илләрдән килгән кунаклар өчен татарларның барысы да билингваллар, рус телен һәркемнең төрле дәрәҗәдә белүен әйтте. Гөлшат Галиуллина билингвизмның 20 гасыр башында ук киң таралганы турында сөйләде.

“Заман” басма календарендә реклама текстларында "трансмиссионный машина, торговый-промышленный подворье, оптовый һәм розничный" кебек рус элементлары булуын мисалга китерде. “Шура” журналында, “Кояш” газетасында "учительски ышкула, семинария, фрукты, командовать итә" кебек сүзләр кертелгәнен әйтте.

“40 елларда басмаларда бу чуарлык сизелерлек кими. Рус теленнән алынма сүзләр гарәп-фарсы яки татар сүзләре белән алмаштырыла. Ә татарларның сөйләмендә рус теле сүзләре кулланышы арта, алар варваризмнарга әйләнә. Бүген дә сөйләмдә "безысходный положение, оказывается, практикуется" кебек сүзләр еш күренә”, - диде Гөлшат Галиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100