news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев Рус коллаборационизмында татарларның роле турында лекция укыячак

Коллаборационизм, яки үз теләгең белән дошман дәүләт белән хезмәттәшлек итү, Икенче дөнья сугышы елларында берничә яссылыкта үсеш ала.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Тарих фәннәре докторы, профессор, Искәндәр Гыйләҗев Икенче дөнья сугышы елларында татар хәрби әсирләре тематикасын күптән өйрәнә һәм җәмәгатьчелекне үз эзләнүләре белән таныштырып тора.

Иртәгә, 16 февральдә, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Рус коллаборационизмы һәм бу күңелсез вакыйгаларда татарларның роле турында махсус лекция укыячак.

Мәгълүмат өчен, коллаборационизм, яки үз теләгең белән дошман дәүләт белән хезмәттәшлек итү, Икенче дөнья сугышы елларында берничә яссылыкта үсеш ала. Франциянең Виши хөкүмәтеннән башланган бу күренеш соңрак киң җәелә, аерым хөкүмәтләр, оешмалар һәм шәхесләр оккупантлар белән хезмәттәшлек итә башлый.

Адрес: Татарстан ур., 2нче йорт.

Башлана – 18.00
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100