Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Искәндәр Гыйләҗев : ”Надир Дәүләт — уникаль шәхес ул”
ТР ФА дә галим Надир Дәүләт белән очрашу узды
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген ТР Фәннәр Академиясендә күренекле галим, тарихчы Надир Дәүләт белән очрашу узды. Анда ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ФАнең вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, баш секретарь Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, галимнәрдән Индус Таһиров, Тәлгать Галиуллин, Фуат Галимуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Рүзәл Йосыпов, Наил Вәлиев, Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Турхан Дилмач, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
Очрашуны Искәндәр Гыйләҗев ачып җибәрде. Сүзен ул Татарстан белән Төркия арасында булган мөнәсәбәтләрнең ныгуы, араларның якынаюы турындагы мәгълүматтан башлады һәм КФУ студентларының кичә Надир Дәүләт белән очрашуы хакында әйтеп үтте. "Хәзерге заман яшьләре бу шәхеснең бөеклеген әлегә бөеклеген бөтенләй үк аңлап та җиткерә алмый сыман тоела миңа. Элеккеге сәяси вәзгыять татарларны бер-берсеннән аерып торды. Әмма Надир Дәүләт кебек галимнәр татар милләтен үстерүгә, саклап калырга бик зур ярдәм итте", - диде ул. Искәндәр Гыйләҗев бу галимне уникаль дип атады. Аның үзенчәлеге Надир Дәүләтнең биографиясендә дә, фәнни эшчәнлегендә дә чагылуын әйтте һәм галимнең татарлар тарихы, мәдәниятенә багышланган фәнни эшләре белән таныштырып үтте.
Разил Вәлиев та Надир Дәүләт белән очрашуы, хатирәләре белән бүлеште. "Ул фикер хөрлеге белән аерылып тора, аның даирәсе киң, һәм ул шуның белән дә өстенлекле", - диде ул һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Очрашу барышында Надир Дәүләтне юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук, галим ТР Фәннәр Академиясенең иң югары бүләге - "Фәндәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде. Аны ТР ФАнең вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та Надир Дәүләткә “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален һәм истәлекле бүләкләр бирде.
Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Турхан Дилмач та галимне юбилее белән тәбрикләде һәм эшендә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз