news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Мин татар телен белгәнгә, үзбәк, казак, төрек халкы белән сөйләшә алам

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев "Татар балалар лидеры" мәктәбенә килгән укучылар алдында чыгыш ясады.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев бүген "Татар балалар лидеры мәктәбе"нә җыелган 7-11сыйныф укучылары белән очрашты. Сөйләшүне башлар алдыннан ул: "Нинди телдә аралашабыз?"- дип сорады. Балаларның күбесе "татарча" дип җавап бирде. Уртак фикергә килеп, ике телдә сөйләшергә килешенде.

"Мин озак еллар элек Казанда тудым. Ул вакытта шәһәрдә бер татар мәктәбе бар иде. Әмма мин бер генә дәресне дә татарча укымадым. Минем тирәдә бер генә татарча сөйләшүче дә юк иде. Тик мин шуның белән горурланам: рус мәктәбендә укысам да, татар телен дә, рус телен дә камил беләм. Телләр өйрәнү һәрвакыт яңа импульс, көч, үз-үзеңә ышану бирә. Мин бүген татар телен белгәнгә күрә, үзбәк, казак, төрек халкы белән рәхәтләнеп сөйләшә алам. Шуның өстенә, немец телен дә үзләштердем. Мин - тарихчы, телче түгел. Шулай да, никадәр күбрәк тел белсәң, шулкадәр горурлык кичерәсең. Белем кирәксез булмый. Мөмкин кадәр күбрәк тел өйрәнегез. Бүгенге заман кешесенә 5-6 тел белү - таман гына", - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Очрашу барышында ул, үз өлкәсенә якынрак килеп, тарихның кабатланмас булуын билгеләп үтте. Шулай ук укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. Татарларның килеп чыгышы, таралу ареалы турында сөйләде. Шулай ук КФУ галименә уку йорты турында да сораулар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2-8 ноябрь көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә "Татар балалар лидеры мәктәбе" эшли. Быел анда 60 бала килгән. Әлеге проектка 350-400 мең сум акча бүленә. Башка елларда "мәктәп" 6 көн эшләсә, быел лидерлар үзләрен 7 көн буе камилләштерәчәк.

7 көн дәвамында активистлар үзләре төрле проектлар тәкъдим итү, социаль челтәрләргә роликлар төшерү, танып-белү эшчәнлегеннән тыш, төрле лекцияләр тыңлаячак, мастер-классларда катнашачак.  Шулай ук Казанның истәлекле урыннарына сәяхәтләр дә оештырылачак. Моннан тыш, яшь татар активистларын татар язучылары, артистлар, татар интеллигенциясе вәкилләре, кино сәнгатенә үз өлешләрен кертүчеләр белән очрашулар, “Мир” кинотеатрында татар киносы карау, Камал театрына мәдәни визит кебек чаралар да көтә.
"Татар балалар лидеры" мәктәбе актив балаларда милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100