news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев Милли үсеш стратегиясен тарихка күз салып эшләргә кирәк дип саный

Тарих фәннәре докторы милли күтәрелеш чорлары тәҗрибәсен барлап, тарихыбызга, горурлыгыбызга, милләт булып өлгергәнебезгә карап эшләргә өнди.

Искәндәр Гыйләҗев Милли үсеш стратегиясен тарихка күз салып эшләргә кирәк дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Арча, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Милли үсеш стратегиясен төзегәндә татар халкының тарихи тәҗрибәсен истә тотарга кирәк. Бу фикерен Татар энциклопедиясы институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бүген Арчада стратегияне тулыландыру буенча фикер алышу утырышында әйтте.

Искәндәр Гыйләҗев Арча педагогика көллиятенең актлар залында җыелган халыкны үткән тәҗрибәне барлап эшләргә чакыра. "Милли үсеш стратегиясе турында сүз бара икән, аны тарихыбызга, горурлыгыбызга, милләт булып өлгергәнебезгә нигезләнеп эшләргә тиешбез", - диде ул.

"Татар халкы тарихы бай. ХХ гасыр башында дистәләгән язучы, фикер иясе, дин галиме барлыкка килә. Татарлар үзләренең театрын, музыкаль сәнгатен булдыра. Сәяси фиркаләр, милли газеталар барлыкка килә. Гәҗәеп зур күтәрелеш, милли ренессанс чоры иде бу", - диде тарих фәннәре докторы.

"Революция чорында съездлар оештырыла; шәкертләр, хатын-кызлар күтәрелә; җәмгыятьтә нинди генә бәхәсләр барлыкка килми; татар халкы үзенең киләчәге турында уйлана башлый. Һәм без шушы тарихка күз салып, гыйбрәт алырга тиешбез", - диде Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100