news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Җәлилгә кагылышлы әйберләр яшерен архивларда булырга мөмкин

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, Германия архивларында ниндидер яңа материаллар инде юк.

(Казан, 17 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев Муса Җәлилгә кагылышлы яңа материаллар яшерен архивларда гына булырга мөмкин, дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" агентлыгы кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязманы тәкъдим итте. Кадр  1940 елда төшереп алынган.

“Алманиядә бүтән берни юк, рәсми архивларда булган мәгълүматларны, тарихчылар, язучылар табып, халыкка җиткерде инде, монысында минем шигем юк. Мин бары тик махсус ябык архивларда ниндидер мәгълүматлар булырга мөмкин, дип уйлыйм, ләкин бу минем фараз гына, төгәл әйтеп булмый бу хакта”, - дип белдерде ул.

Билгеле булганча, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә карата төрле фикерләр яши. Кемнәрдер аларны дошман ягына чыгуда гаепли. Искәндәр Гыйләҗев алай уйлаучыларга “конкрет гамәлгә карап эш итәргә кирәк” дип киңәш бирә. “Нәрсәгә кирәк хәзер уйдырмалар? Муса Җәлил Алман суды тарафыннан Алманиягә каршы кылган гамәлләре өчен үлем җәзасына хөкем ителгән. Бу - билгеле факт, һәм аның белән беркем дә бәхәсләшә алмый.

Икенче факт – аның конкрет шигырьләре. Алар аның карашларын, эчке тойгыларын, хисләрен чагылдыра торган материал. Шушы ике конкрет фактны кем дә булса кире кага аламы-юкмы, ә калган уйдырмаларның кирәге юк. Ул болай уйлаганмы, тегесен, монысын эшләргә теләгәнме – бу бары тик уйдырма. Әйдәгез, җәмәгать, бөтен нәрсәне конкрет фактка таянып бәялик”, - дип белдерде галим “Татар-информ” хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100