Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Искәндәр Гыйләҗев Финляндия татарлары сакланып калу тарихын Европага үрнәк дип атады
Милли китапханәдә Финляндия татарлары турында китап тәкъдим ителде.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Финляндия татар җәмәгатьчелеге имамы Рамил хәзрәт Беляевның «Татары Финляндии» китабын әзерләүдә катнашучылар Финляндия татарлары сакланып калу тарихын Европага үрнәк дип саный.
«Ничек үзен саклап кала алган? Без Казанда күбәү яшибез — татарча сөйләшмибез, балаларыбыз сөйләшми. Аларның татарча сөйләшү сере кайда? Безгә шул тәҗрибәне өйрәнергә кирәктер», — диде күренекле галим Искәндәр Гыйләҗев.
Галим Финляндия татарлары турында китапны системалы караш белән эшләнгән дип бәяли, аның өстән-өстән генә язылмаганлыгын искәртте. «Татарларның килү тарихыннан башланган, риваятьләр дә кертелгән. Төрле шәһәрләрдәге татар төркемнәре язмышы барланган», — ди ул.
«Бу китапны яза башлаганда, мин күз алдымда берничә максат тоттым. Бер яктан, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын теркәп, язып чыгасым килде. Икенче яктан, ул әле тарих кына да түгел, зур тәҗрибә дә. Кече ватаннары белән элемтәләре киселгән вакытта татарлар үз асылын югалтмыйча, татарлыкны, динне саклап калып гомумән бу азчылыкның миллиятен үстерә алган», — ди китап авторы Рамил хәзрәт Беляев.

Ул китапның бу тарих кына түгел, тәҗрибә уртаклашу да булырга тиешлегенә басым ясый. «Финляндия татарларының чит мохиттә сакланып калу алымнары, тәҗрибәсе турында сөйлисем килде», — ди.
Автор милләтнең нинди чаралар белән сакланып кала алуына анализ ясаган. Татарларның саклап калынуы факторларына бердәм булу, матди бәйсезлек, хакимият белән уртак тел табу, чит мохиткә яраклаша белүе кертелгән. Болар автор тарафыннан модель итеп тәкъдим ителә.
«Китап диссертация нигезендә язылды. Аны яклаганда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Аның ярдәме белән бөтен чыгымнарны Татарстан Республикасы күтәрде», — диде Рамил Беляев.
«Финляндия татарлары мисалы ул мәхәллә булып яшәү, татарлык асылын, милли үзаңны саклау моделе буларак кызык, телне, динне, йолаларны саклау моделе буларак кызык», — диде ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты, әдәбият галиме, Дания Заһидуллина
«Минем өчен бу китап - совет чорында чикләр ябылган вакытта ике якта калган татарларның хыялын тормышка ашыру. Бүген без читтә яшәген татарларның тормышлары һәм казанышлары белән затлы китап аша таныша алабыз», — диде ул.
Финляндия татарлары турында китап Милли китапханәдә тәкъдим ителде. Китап Татарстан хөкүмәте ярдәме белән басылган һәм Татарстан китапханәләренә таратылган.

Китап рус телендә басылган. Хәзер аның татар теленә тәрҗемәсе эшләнә. Автор киләчәктә китапны фин һәм инглиз телендә бастыру теләге барлыгын әйтте. Киләчәктә аны интернет киңлекләренә урнаштыру күзаллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз