news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев Финляндия татар диаспорасы тиздән юкка чыгарга мөмкин дип фаразлады

"15-20 ел элек, Финляндиягә Казаннан кунаклар килгәндә, заллар халык белән тула иде. Хәзер бу очрашуларга 70-80 яшьлек картлар гына җыела", - ди ул.

Искәндәр Гыйләҗев Финляндия татар диаспорасы тиздән юкка чыгарга мөмкин дип фаразлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев якындагы киләчәктә Финляндия татарларының юкка чыгуын фаразлый. Бу хакта ул “Архивлар һәм Россия халыкларының үзенчәлеген саклау” дип аталган коуч-сессия вакытында әйтте.

Профессор белдерүенчә, Финляндия татарларының милли җанлы булырга тырышуларына карамастан, андагы яшьләр милли мәсьәләләрдә кызыксыну күрсәтми. “15-20 ел элек, Финляндиягә Казаннан кунаклар килгәндә, заллар халык белән тула иде. Хәзер исә бу очрашуларга 70-80 яшьлек картлар гына җыела. Бу яшь буынның милли тамырлардан никадәр ерак булуын күрсәтә”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Профессор, "Татар-информ" хәбәрчесенә бу күренешнең сәбәпләрен аңлатып: "Бу соңгы 20 елдагы глобализация һәм ассимиляциянең көчәюенә бәйле. “Казан татарлары ничә гасыр буе Россия дәүләтендә яшәп, үз милли аңын саклап кала алдылар. Ә Финляндия татарлары шулкадәр фин җәмгыятенә яраклашкан, алар менталь һәм психологик яктан шул җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше", - диде.

Ул шулай ук моңа катнаш никахларның тәэсир итүен искәртте. 

"Әгәр вазгыять шулай дәвам итсә, минемчә, Финляндия татар диаспорасы бер-ике буыннан юкка чыгачак”, - дип белдерде профессор.

Мәсьәләне чишү юлын Искәндәр Гыйләҗев фин татарларының Татарстанда яшәүче милләтәшләр белән ныграк элемтәдә торуында күрә. “Мин татар диаспорасын чын күңелдән яратам һәм аларның тырышлыкларына сокланам. Ләкин үземнем шәхси күзәтүләрем өметкә урын аз калдыра. Шуңа күрә безгә ешрак һәм ныграк аралашырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк”, - диде ул.

  • Финляндия татар диаспорасы 1870-1920 елларда Сергач һәм Түбән Новгород губернияләреннән күчеп киткән сәүдәгәр гаиләләреннән барлыкка килде. Хәзерге вакытта Финляндия татарларының саны якынча 600гә җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100